Якты юл
  • Рус Тат
  • «Патриотлык – һәйкәл алдында селфи төшү түгел ул»

    «Ул – чын патриот! Аның тырышлыгы белән мәдәният йорты һәм мәктәп музейлары кыйммәтле экспонатларга байый. Яшьләр турында кайгырта, күптән түгел мәктәпкә спорт инвентаре бүләк итте. Алтын бәясенә тора торган кеше, аның кебекләрне көндез чыра яндырып эзләп тә табып булмый хәзер», – Михаил Жилин турында Князево мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева әнә шулай ди. Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов та: «Яшьләрне ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү өчен бик күп эшли ул», – дип ассызыклый. Ә Михаил Владимирович үзе: «Мин түгел, ә без. Мин берүзем түгел бит», – дип төзәтергә ашыга. 

    Михаил Жилин 1991 елдан хокук саклау органнарында хезмәт итә. Төньяк Кавказда законлылык һәм хокук тәртибе урнаштыруда катнаша. Росгвардиянең ТР буенча Яр Чаллы шәһәре ОМОНы инженер-техник бүлекчәсе кече инспектор-кинологы. 
    – Хәзер ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында күп сөйлиләр. Ләкин ул бәйрәм көнендә һәйкәл алдында селфи төшү түгел. Эшне күпкә алдан, балалар алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда башларга кирәк. Патриотлык – ветеранның капка төбендәге карын көрәү, азык-төлек алып кайтып бирү, агачлар утырту, – ди Михаил Жилин. – Ә иң мөһиме, кызыклы кешеләр белән аралашу, предметларны өйрәнү һәм куллану аша балаларда кызыксыну уяту. Мәктәптә балалар буш вакытларында җыела алырлык урын булырга тиеш. Кызганычка каршы, авыл мәктәпләренең матди базасы бик бай һәм нык дип әйтеп булмый. Кешенең холкы яшьтән формалаша. 
    Хәрби дан музее булдыру идеясе
    Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачканнан соң туа.
    – «Патриот» музее – мама Вера, мама Лена (ред: Вера Попова һәм Елена Пучинина –
    Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган Сергей Попов белән Валера Пучининның әниләре), безнең бергәлек, хәтер ул, – ди Михаил Жилин. – һәлак булган егетләрнең шәхси әйберләре саклана торган урын да. Биредә Бөек Ватан сугышы, Төньяк Кавказдагы сугыш белән бәйле экспонатлар күп. Һәркайсыбыз, кайда хезмәт итүенә, кайда һәм ни белән шөгыльләнүенә карамастан, үз өлешен кертте. Ә мәктәп музее коллекциясен тулыландыру теләге мәдәният йортында музей булдырганнан соң туды. Экспонатлар аз икәнне күрдек тә, җыя башларга булдык. 
    Мәктәпкә ярдәм дигән-дә, Михаил Владимирович спорт инвентаре сатып алуда «Татарстан» совхозы посёлогында яшәүчеләрнең катнашуын аерым билгеләп үтте. Мәктәпкә барлыгы 12 пар яңа тимераяк, 10 пар чаңгы комплекты алганнар, чаңгы комплектлары-ның алтысын – яшьләр җыйган акчага. Мәктәпкә тагын 16 сикергеч бау, баскетбол һәм футбол туплары, өстәл теннисы комплекты, 10 яңа гимнастика кыршавы һәм гимнастика бавы тапшырылган. 
    – Болар барысы да ике атна эчендә эшләнде. Кешеләр бик тиз кушылып киттеләр. Инстанцияләр буйлап акча сорап йөргән-че, җыелышып алу күпкә ансатрак. Хәтта чит кеше – минем эт өйрәтү эшемдәге клиентлар өч чаңгы комплекты алып килде. Теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп була, бары теләк кирәк, – дип сөйли Михаил Жилин. – Спорт инвентаре белән сату итүче кибет биш велотренажер бүләк итте. Аларны мәктәпкә куеп булмады, Сосновый Бордагы спорт комплексына урнаштырдык. 
    Михаилга: «Нигә син башка кешеләрнең балалары өчен тырышасың, үзеңнекеләрне генә кайгыртсаң җитмиме?» – диючеләр бар. 
    – Балаларның чаңгы алырга дип спорт залына узыша-узыша йөгерүен күргәч, мин үзебезнең тырышуыбыз бушка түгеллеген аңладым, – дип аңалата ул. – Телефоннарына текәлеп, теләр-теләмәс атламыйлар, атлыгып торалар хәзер, күзләре ут булып яна. Спорт инвентаре кыйммәт тора, аны һәр гаилә сатып ала алмый, ә теләге булган балага спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылырга тиеш. 
    Чечнядагы хәрби хә-рәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы рәисе Фәнис Хаҗиев белән бергә алар эзтабарлар отрядына кушылып Карелиягә йөриләр. 
    – Нигә кирәк дисезме? Чөнки бу эш белән кем дә булса шөгыльләнергә тиеш. Һәлак булганнар арасында кешечә җирләнмәгәннәр бихисап, алар урманнарда, сазлыкларда онытылган килеш яталар. Үлекләрнең күмелгән урыннарын күрсәтердәй санитарлар елдан-ел азая. 
    Ел буе эшләп алган ялыңны эзтабарлар отрядында үткәрү, үз акчаңа музей экспонатлары туплау өчен бик мавыгучан кеше булырга кирәк. Гаиләсе – хатыны Наталья, кызы Екатерина, улы Ярослав аны аңлыйлар һәм ярдәм дә итәләр. «Ниятләгән эшең барып чыкса куанасың, көнең бушка үтмәгәнне аңлыйсың...»  – ди Михаил Жилин.

    / Фото Михаил Жилиннан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: