20 февраль 2021 яңалыклары
-
«Патриотлык – һәйкәл алдында селфи төшү түгел ул»
«Ул – чын патриот! Аның тырышлыгы белән мәдәният йорты һәм мәктәп музейлары кыйммәтле экспонатларга байый. Яшьләр турында кайгырта, күптән түгел мәктәпкә спорт инвентаре бүләк итте. Алтын бәясенә тора торган кеше, аның кебекләрне көндез чыра яндырып эзләп тә табып булмый хәзер», – Михаил Жилин турында Князево мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева әнә шулай ди. Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов та: «Яшьләрне ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү өчен бик күп эшли ул», – дип ассызыклый. Ә Михаил Владимирович үзе: «Мин түгел, ә без. Мин берүзем түгел бит», – дип төзәтергә ашыга.
-
Шагыйрьне искә алдык
Калмия авыл китапханәсендәдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган чара узды.