Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Патефон да булса...

Озак еллар Яр Чаллы шәhәрендә гомер итеп, балалар, оныклар үстереп, барысы да җайлангач, ни хикмәттер, күңелем авылга тартыла башлады. Һәм мин Тукай районының Мусабай Завод авылына күчендем. Бу төбәк матур табигате, ачык күңелле, якты йөзле кешеләре белән үзенә җәлеп итте. 

Шулай итеп, 45 ел шәһәрдә яшәгәннән соң, соң мин кабат авыл кешесе булдым. Яшьләргә генә түгел, без өлкәннәргә дә эшсез утыру авыр. Озак уйлап тормыйча, авылдагы яшүсмерләр өчен кул эшләре түгәрәге оештырдым. Бүген ул түгәрәк уңышлы гына эшләп килә. Кыз балалар гына түгел, хәтта малайлар да челтәр бәйләргә, башка төрле декоратив-гамәли шөгыльләргә өйрәнәләр. Ә бу эшләр халкыбызның милли традицияләрен якыннан өйрәнүнең иң отышлы алымы дияр идем. Бәйрәмнәрдә киң кулланыла торган кул эшләре барысы да элек кулдан эшләнгәннәр. Тәрбияви әhәмияткә ия булган чигүле сөлгеләр, челтәрле алъяпкычлар, серле сүзләр язылган чигүле кулъяулыклар, энже-мәрҗән белән бизәлгән калфаклар – халкымның хәзинәсе, тарихы. 
Түгәрәкне мин «Матурлык» ретро студиясе дип атадым. Ул борынгыны да, бүгенге заманны да үз эченә ала. Минем аерым бер программам юк. Балаларның кул hөнәренең кайсы төрен өйрәнәсе килә, мин аларга шартлар тудырам. Кул эшләре күргәзмәләре дә оештырабыз. «Торналар төшкән җирдә» исемле күргәзмәне без Казан кунакларына да күрсәттек. 
Бүген минем студиягә йөрүче кызларым якыннарына бәйрәм бүләкләре әзерләү белән мәшгульләр. Бүләкләрне әлегә бар җире дә килгән дип әйтә алмыйм, чөнки кибетләрдә аннан да матурлары бар. Әмма алар – яшүсмернең ихластан әйткән рәхмәте. Ә минем өчен бу зур казаныш. 
Ә инде түгәрәк чыннан да тарихи төсмерләргә бай булсын өчен тагын нәрсәдер җитми. Мин күп еллар инде пластинка уйната торган патефон булдыру турындагы теләк белән янып яшим. Әгәр дә без чигү-челтәр дәресләрендә борынгы җырларны да ишеттерсәк, укучы балалар да шул чорга кайтып килгәндәй булырлар иде. Чигү, бәйләү – ул бит безнең тарихыбыз. Ә тарихны белгән бала hөнәргә дә башкачарак карый. Мәшhүр җырчыларыбызның тавышы сакланган 40тан артык пластинкам бар – патефон гына юк...
Мисалга, яшьләргә татар легендасы Илhам ага Шакировның җырларын тыңлату мөмкинлеге тудырсак, начар булыр идемени? Бәлки кем дә булса безгә ярдәм итәр? Без бик тә рәхмәтле булыр идек.

Алсу Габделхакова.
Мусабай Завод авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев