Пассажирлар канәгать булыр
Руль артында булган һәр кешенең, бигрәк тә транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре җитә. Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең соңгы ял көннәренә туры килә. Бу көнне әлеге тармакта эшләүче берәү дә игътибардан читтә калмасын иде, юлда йөрүче һәр автомобильче якыннарыннан, хезмәттәшләреннән җылы сүзләр кабул итеп алсын иде. Ә без бәйрәм уңаеннан район халкына пассажир йөртү хезмәте күрсәтүче ассоциация вәкилләре белән очрашып, аларның эшчәнлекләре турында әңгәмә кордык.
Әй, рульне, шофер, тот туры,
Көчәйсен, әйдә, шат хезмәт җыры.
Тот рульне, тот туры,
Юлларыңа бәхет яугыры!
Ассоциация оешкан чор
Бүгенге көндә ассоциация Тукай районында пассажирлар йөртү буенча эш алып баручы алты эшмәкәрне берләштерә. Ул 2009 елда оешкан. Шәһәр яны маршрутлары буенча пассажирларга хезмәт күрсәтүче ПАК-инвест предприятиесенең таркалу чоры була ул. Күп кеше эшсез кала. Тукай районы шул вакытта авылларга йөрүче маршрутлар буенча бәйге игълан итә. Әлеге тармакта хезмәт күрсәтүче алты эшмәкәр җиңеп чыга анда. Һәрберсе балачакта шофер булырга хыялланган ир-егетләр тиз арада уртак тел табып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләү максатыннан бергә берләшергә ниятлиләр. Менә шулай итеп ассоциация оешып китә. Алты эшмәкәр арасында тәҗрибәле һәм эшне оештыра белү сәләтенә ия булган Равил Галиевич Төхбәтуллинны оешма җитәкчесе итеп сайлыйлар. Эшмәкәрләр алдында бурычлар билгеләнеп, планнар төзелеп, һәркем үз маршрутлары буенча районга пассажир хезмәте күрсәтү буенча эшли башлый.
Таләпләр, бурычлар, җаваплылык
Әле ул вакытта өч-дүрт «Газел»е генә булган эшмәкәрләрнең бүгенге көндә 13тән алып 105 кешегә кадәр исәпләнгән 40 автобусы, үз базалары бар. «Пассажирларга хезмәт күрсәтү базарында эшләп калу өчен автобусларны ел саен яңартып тору кирәк», – ди Равил Төхбәтуллин. «Чөнки һәрберебез кеше гомерләре өчен җавап бирәбез, шуңа да автобусларның төзеклеге, искергән булмавы мөһим», – ди ул. Шулай ук заман таләпләре буенча, автобуслар тахограф, «Глонасс-112» системасы белән җиһазландырылган һәм пассажирлар өчен уңайлы, әлбәттә инде, җылы булырга тиеш. Ассоциация составындагы барлык автобуслар да, әлбәттә инде, бу таләпләргә җавап бирә. «Җирле автобус җитештерүчеләргә дә ярдәм максатыннан үзебездә эшләнгән машиналарны гына сатып алабыз. Күбрәк кредит һәм лизинг шартларында эшлибез», – дип белдерде Равил Төхбәтуллин. Газель, Форд, ПАЗ, ПАЗ-Вектор, НефАЗ маркалы автобуслар көн саен районның 56 авыл һәм поселокларына 25 маршрут буенча хезмәт күрсәтә. «Гади автобус йөртүченең эш сәгате иртәнге 5тән башлана. Һәр көнне эшкә килү белән ул медицина тикшерүе, тиешле инструктаж үтеп, механик-контролер автобусның төзеклеген тикшергәч кенә, автобус йөртүче 5 сәгать 10 минутта юлга кузгала. 20 сәгать 40 минутта соңгы рейстан кайта. Шәһәр автобусларыннан аермалы буларак, шәһәр яны маршрутлары буенча йөрүче автобусларның төп-төгәл билгеләнгән вакытларында рейска чыгып китүе шарт, чөнки соңга калып килеп, авыл кешесен тукталышта бастырып тору ярый торган хәл түгел. Аерма турында әйткәндә, шуңа да басым ясарга кирәк, районга хезмәт күрсәтүче автобусларның тизлек арттырып йөрү гадәте юк. Бу безнең шоферларга карата булган иң беренче таләп. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки без кешеләр өчен җаваплы. Шуңа без көн саен энә өстендә утырган кебек», – ди ассоциация җитәкчесе.
Авыл халкы алардан канәгать
Эшмәкәрләрнең эшкә җаваплы караулары көн кебек ачык, аларның эшеннән авыл халкы канәгать. Автобус йөртүчеләрне алар инде үз итеп бетергән. Ә шоферның халык белән уртак тел табуы ул, әлбәттә, эшне дөрес итеп оештыра белүчедән килә. Автобус йөртүчеләрне эшкә алганда җитәкчеләр эш тәҗрибәсенә һәм кеше белән сөйләшә, кеше хәленә керә белүенә карый. Ә яшькә килгәндә, араларында яшьләр дә, лаеклы ялда булучылар да бар. Хезмәт хаклары да мактанырлык: 25-45 мең сумга кадәр.
Техника булгач, төрле хәлләр булгалый: аның ватылган, сафтан чыккан вакытлары да очрый. Эшмәкәрләр әйтүенчә, мондый очраклар өчен запаста автобуслар бар. Рейсларны тоткарламас өчен җитәкчеләр еш кына үзләре дә руль артына утыра. Мәсәлән, эшмәкәрләрнең берсе – Ринат Миргазиан улы Габдрахманов һәр атнаның ике көнендә Теләнче Тамак – Кызыл Чаллы маршруты буенча үзе рейска чыга. Оешмада ул иң өлкәне. Әлеге эшкә ул 2000 елларда кереп китә. «Шушы елларда үземне ниндидер бер эшкә багышлыйсым килде. Үз эшемне булдыру нияте көчле иде. Уйладым да, исәпләп карадым да, бик җаваплы эш булса да, пассажирлар йөртү эшенә керешергә булдым. 150 мең сумга җиңел автомобилемне сатып, бераз кредит алып, «Газель» машинасы сатып алдым. Һәм Теләнче Тамак – Яр Чаллы арасында пассажирлар йөртү эшенә керештем. Халык соравы буенча мин район хакимиятенә маршрутны законлаштыру буенча мөрәҗәгать иттем. Шулай әкренләп кенә эш башланып китте, халык та ияләшә башлады. Бик авыр вакытларны үтәргә туры килде. Аннан соң инде Равил Галиевич барыбызны бергә җыйгач, эш тә җайлашып китте. Аллага шөкер, бүгенге көндә бер-беребезне аңлашып, ярдәм итешеп яшибез», – дип сөйли Ринат Габдрахманов.
Ассоциациядә иң яшь эшмәкәр
32 яшьлек Сергей Потапов әтисе Андрей Потаповның эшен дәвам итә. Ул әлеге бизнеска 2011 елда килгән. Әтисе Татарстан-Сосновый Бор поселокларына транспорт хезмәте күрсәтсә, яшь эшмәкәр Түбән Суыксу, Югары Суыксу һәм Яңа Мусабай авыллары буенча рейслар оештыра. «Миңа ышаныч баглап, эшен тапшырган әтиемә һәм үз канаты астына алган оешмабыз җитәкчесенә мин бик тә рәхмәтле», – ди ул.
Үз-үзеңне аямыйча көн-төн эшләү кирәк
Көнгә алар барлыгы 140 рейс ясыйлар һәм 4 мең километрдан артык юл үтәләр. Ә менә субсидия аз, төгәлрәк әйткәндә, ул 2 рейс өчен генә каралган. Күләме исә пассажирлар саныннан һәм автобусларның маркасыннан тора. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, барлык чыгымнарны каплап, хезмәт хаклары түләп яшәр өчен үзеңә генә тырышырга кирәк. Ярдәм йөзеннән хөкүмәттән бирелгән акча белән генә эшмәкәр алга бара алмый. Табышны арттыру шуңа да эшмәкәрнең төп эше санала. Автобусларны ремонтка кертү, яңа сатып алынган автобуслар өчен кредит түләп бару – болар барысы да эшмәкәрнең үз өстендә.
Бу эштә көчле рухлы булу гына да җитмидер. Бу бизнеста тәвәккәллек, үзеңне аямыйча көн-төн эшләү, кеше белән эшли, сөйләшә белү, халык күңеленә ярый белү кирәк. Оешма җитәкчесе Равил Төхбатуллин әйтүенчә дә, бу эштә теләсә кем эшли алмый. «Таләпләр елдан-ел катгыйлана, лицензия алу авырлаша. Ә лицензия алу өчен автомобиль паркың, махсус укытылган механигың, медицина хезмәткәрең булу кирәк», – ди ул.
Проблемалар хакында
Проблемалар да юк түгел. «Барлык эшмәкәрләрне дә борчыган иң төп проблема – ул пассажирлар утыртып йөрү өчен лицензиясе булмаган һәм бары тик көнлек акча эшләү өчен генә бер-ике рейска чыгып кергән таксистлар белән көрәш алып бару. Бигрәк тә Ит комбинаты һәм Кызыл Чаллы тукталышларында шундый хәл күзәтелә. Юлда нәрсә булмас, халык документлары да булмаган машина йөртүчегә утырганчы шуны уйласын иде. Законсыз эшләүче таксистларга карата чаралар күрелсен иде», – дип сөйли Равил Төхбәтуллин. Лизингка автобуслар сатып алганда да проблемалар туа икән. «Лизингка транспорт рәсмиләштергәндә автобусны бер бәягә биреп җибәрәләр, ә вакыт узган саен шартлар үзгәрә тора. Килешү бер яклы гына булгач, аларның бәяне күтәрү хокукы бар. Ә без моннан зыян күрәбез. Исәпләнмәгән акчалар чыга. Грантлар булмау шулай ук начар безнең өчен. Үзебезнең ремонт базасы булмау да безгә зур кыенлыклар тудыра. Автобусларны төзекләндерү өчен без автобусларны заманча техник хезмәт күрсәтү станциясенә кертәбез. Эшләгән акчаның 30 проценты ремонтка тотыла. Ә үз базабыз булса, бу акчаны янга калдырып, шоферларга премия түли алыр идек һәм үз автослесарьларыбызны булдырып, кешеләргә эш урыннары тәкъдим итәр идек. Ә үз базабызны булдыру өчен безгә 1-2 гектар җир кирәк. Хакимият ярдәм итеп торганда, алдагы елларда без бу проблеманы уңай якка хәл итәрбез дип ышанам», – дип проблемалар хакында бәян итә ассоциация җитәкчесе.
Киләчәккә планнар зурдан
Район үсә, яңа поселоклар, микрорайоннар барлыкка килә. Һәм бу транспорт инфраструктурасын камилләштерү таләбен дә куя. «Без яңа маршрутлар ачабыз. Молодежный, Маленькая страна, Восточный поселокларына йөри башладык. Иске Җирекле поселогында автобуслар авыл эченнән узарлык итеп маршрут булдырырга телибез, ләкин әлегә биредә юл булмавы эшне башларга комачаулый», – ди җитәкче.
Билгеле, һәр эшнең уңай һәм тискәре ягы була. Ләкин нинди генә проблема булмасын, тырышып, эшен яратып башкаручылар өчен аның хәл ителми торганы юк. Равил Төхбәтуллин җитәкчелегендәге оешма вәкилләре дә эштән курыкмый, үзеңне кызганмый эшләгәндә генә уңышка ирешеп була дигән фикердә алар. Моның шулай икәне күренә дә. Юкка гына рейслар саны, пассажирлар күләме буенча ассоциация республикада алдынгылар рәтендә түгелдер. Мондый яхшы нәтиҗәләргә алар беренче ел гына ирешми. Бу – еллар буе килгән хезмәт. Менә шундый матур күрсәткечләр белән алар быел 11 ноябрьдә 10 еллык юбилейларын каршы алачаклар. Аңа кадәр әле алар иң беренче тәбрикләүләрне Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бу атнада ук ишетәчәк. Ассоциация вәкилләре руль артында утырган һәр кешегә карата изге теләктә. «Безнең оешмага кергән автобус йөртүчеләргә иртән өйләреннән исән-сау чыгып китеп, имин юллар үтеп, исән-имин кайтырга язсын. Бер-беребезне аңлашып эшләргә, ярдәм итешеп яшәргә насыйп булсын. Юлда йөрүче һәркемгә дә яшел утлар гына янсын иде», – дип теләкләрен җиткерделәр алар. Авыл һәм шәһәр арасын бәйләп торучылар, утлары сүнеп барган авылларга җан өреп торучылар бит алар пассажир ташучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев