Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар пассажир автобусын йөртүне оештыручыларга рәхмәтле

«Якты юл» газетасында районның пассажир йөртүчеләрен бүләкләү турында хәбр басылган иде. Аны укып без бик сөендек. Бүләкләнүчеләр арасында безнең йөртүчеләребез дә бар, - дип язалар редакциягә Боерган, Калмия, Игенче, Ильбухтино, Колыш, Малтабар авылларында яшәүчеләр. - «Боерган - Тимерчелек заводы» маршрутында бертуган Эдуард һәм Альберт Айдаровлар эшли. Элек, ПАК вакытында, автобуслар...

«Якты юл» газетасында районның пассажир йөртүчеләрен бүләкләү турында хәбр басылган иде. Аны укып без бик сөендек. Бүләкләнүчеләр арасында безнең йөртүчеләребез дә бар, - дип язалар редакциягә Боерган, Калмия, Игенче, Ильбухтино, Колыш, Малтабар авылларында яшәүчеләр. - «Боерган - Тимерчелек заводы» маршрутында бертуган Эдуард һәм Альберт Айдаровлар эшли. Элек, ПАК вакытында, автобуслар җәй көне генә йөри иде. Көзен, кышын һәм язын беркая бара алмыйча интектек. Башка авылларга маршрутлар ачылганда да, без төрле сәбәпләр аркасында кала килдек. Бәхетебезгә, 2008 елда пассажирлар йөртүгә Айдаровлар алынды. Маршрут эшли башлаганнан соң авылларыбызга җан кергәндәй булды, хәзер кеше үзе теләгән вакытта шәһәргә барып кайта ала. Чаллыда укучы яки яшәүче яшьләр ял көннәрендә кайтып әти-әниләренә булыша. Расписание безгә уңайлы итеп төзелгән. Ягулык, запас частьлар кыйммәтләнә барса да, билет бәяләре дә югары түгел. Автобус исә һәрвакыт җылы, төзек, чиста. Йөртүче егетләребез дә бик итагатьле.

Быел Боерганда үткән халык җыенында авыл җирлеге башлыгы Камильян Зарифьянов Айдаровларны бүләкләгәндә халык аяк өсте басып кул чапкан иде. Бу чыннан да халыкның пассажир йөртүчеләргә рәхмәтле икәнен күрсәтте.

Тагын шунысын да әйтәсе килә, кыш нык карлы булса да, «Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалы юлларны һәрвакыт чистартып торды.

Ләкин бер үтенечебез бар. Тукталышларда автобустан юл кырыендагы пычракка төшәргә туры килә, чөнки пассажирларны эчкәрәк кереп төшерер өчен кесәләр юк. Тиешле хезмәтләр бу мәсьәләгә дә игътибар итсә иде», - дип хат ахырында үз фамилияләрен куйганнар Гөлфия Әһлиева, Нурания Галимова, Зифа Билалова, Фәния Мөхәммәтова, Венера Исхакова һәм Равия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев