Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар балалар бакчасы өчен өстәмә компенсациягә документлар яңарталар

Баланы бакчага йөрткәнгә түләнә торган акчаның бер өлешен өстәмә компенсация итеп кайтаруга документлар яңарту максатыннан июльнең 20сеннән башлап районның социаль хезмәткәрләре балалар бакчаларына чыга башлыйлар. Урынга барып документлар җыю 20дән артык гариза булган бакчаларда башкарыла. 20 июльдә кичке сәгать 4тән 6га кадәр Бәткедә, 21ендә - Круглое Поледа, 22сендә - «Татарстан»...

Баланы бакчага йөрткәнгә түләнә торган акчаның бер өлешен өстәмә компенсация итеп кайтаруга документлар яңарту максатыннан июльнең 20сеннән башлап районның социаль хезмәткәрләре балалар бакчаларына чыга башлыйлар. Урынга барып документлар җыю 20дән артык гариза булган бакчаларда башкарыла. 20 июльдә кичке сәгать 4тән 6га кадәр Бәткедә, 21ендә - Круглое Поледа, 22сендә - «Татарстан» совхозы поселогында, 23ендә Шилнәбашта белгечләр әти-әниләрне кабул итәләр. Бу җирлекләрдә шулай ук август, сентябрь айларында да белгечләр урынга чыгып документлар яңартачаклар. Кабул итүнең төгәл кайсы числода булачагы турында бакчаларга хәбәр ителгән. Башка җирлекләрдән әти-әниләр социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Аларга инде бүген үк килсәләр була, белгечләр беркемне дә кире борып җибәрмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев