Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орлык сыйфатлы, авыруларсыз булырга тиеш

Урак тәмамлану белән хуҗалык җитәкчеләре яңа чәчү турында уйлый, аңа әзерләнә башлый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән үзебездә һәм чит илләрдә җитештерелгән орлык материаллары сатып алына.

«Карантин үсемлекләр турында»гы федераль закон кысаларында карантинга эләккән һәм карантин фитосанитар зоналардан кертелүче продукциянең һәр партиясе карантин сертификатларына ия булырга тиеш. Шулай ук дәүләт күзәтчелеге органына карантинлы үсемлекләрнең килүе турында кичектергесез хәбәр итү, фитосанитар контрольне башкару өчен кирәкле шартларны тәэмин итү сорала. Кайтарылучы орлыкның вакытында фитосанитар контроль үтүендә игенчеләр иң элек үзләре кызыксыну белдерә. Чөнки җир төрле авырулардан, чүп үләннәреннән, бөҗәкләрдән зарарланса, закон буенча хуҗалык җитәкчесенә алар белән көрәшне үз хисабына башкарырга туры киләчәк.

Карантин астындагы объектлар табылу белән үз вакытында кирәкле чаралар күрү өчен бу хакта ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә 8 843 277-69-26 номерлы факс-телефонына, karantin.rt@mail.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлык контроле, игеннәр күзәтчелеге бүлеге баш инспекторы Исмәгыйль Идрисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев