Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Орлык сайлаганда сак булыгыз

Озакламый бакчачылар орлык һәм үсентеләр сатып ала башларлар. Матур, күз яуларлык төсле пакетларга салынган орлыклар бихисап. Ләкин билгесез урыннарда орлык яисә үсенте алган очракларда сак булырга кирәк. Сатучылардан орлыкларның сыйфатын раслаучы документларны таләп итәргә кирәк. Билгесез утырту материалын сатып алганда, акчаны сыйфатсыз орлыкка сарыф итүдән тыш, сатып алучы үзенең сәламәтлегенә...

Озакламый бакчачылар орлык һәм үсентеләр сатып ала башларлар. Матур, күз яуларлык төсле пакетларга салынган орлыклар бихисап. Ләкин билгесез урыннарда орлык яисә үсенте алган очракларда сак булырга кирәк. Сатучылардан орлыкларның сыйфатын раслаучы документларны таләп итәргә кирәк. Билгесез утырту материалын сатып алганда, акчаны сыйфатсыз орлыкка сарыф итүдән тыш, сатып алучы үзенең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Дәүләт реестрына кертелмәгән һәм кулланырга рөхсәт ителмәгән яшелчә орлыкларын кулланганда геннары модификацияләнгән продукция җитештерү куркынычы барлыкка килә.

Кайбер сатучылар орлыкларга һәм үсентеләргә тиешле документларны әзерләмиләр һәм карантинда булган фитосанитария зоналарыннан утырту материалларын алып кайталар. Бакчада йогышлы чир белән зарарланган бер генә үсенте булса да, ул барлык тирә-яктагы үсемлекләргә зыян китерергә мөмкин.

Чыгышы билгесез булган, начар сыйфатлы орлыклар һәм үсентеләр сату очракларына тап булсагыз, ТР буенча Россельхознадзор идарәсенә 8 (843) 277-69-26, 8 (8552) 70-31-01 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итә фитосанитар күзәтчелек хезмәте, орлык сыйфаты күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Фидания Мөхәмитдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев