Оренбург татарлары туй иткәндә бөтен урам җыела
Рәсәйнең кай почмагына барсаң да, үз милләтеңнән булган кешене очратырга мөмкин. Шәхсән үзем татар милләтеннән булгач, һәр барган җиремдә милләттәшләремне эзлим. Илнең генә түгел, дөньяның төрле ягына сибелеп, кайда гына яшәми дә, кайда гына көн күрми татар халкы. Газета укучыларына Оренбург өлкәсе Кваркено районында тормыш итүче татарлар турында язасым килә.
Берничә ел элек хәләл җефетем вафат булды. Язмыш мине Миңсылу исемле ханым белән очраштырып, аның белән гаилә корып җибәрдек. Тумышы белән ул шушы Кваркено районы Кваркено авылыннан. Хатыным белән аның туган җиренә еш кайтып йөрибез. Шушы якта яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше, йолалары, үткәрелә торган бәйрәмнәре бик кызыклы тоела миңа. Авыл Казахстан Республикасы белән чиктәш. Аралары булса шул 30 чакрымлап кынадыр. Шуңадыр да, биредә бик күп милләт вәкиле яши - казахлар, татарлар, башкортлар, руслар, марилар, чуашлар, хәтта кытайлар да. Кваркенога барган саен ике айлап шунда торып киләбез. Биредәге халыкның гореф-гадәтен үзләштерергә вакыт таптым. Тарихтан укып беләбез, элеккеге гасырның 50 нче еллар уртасында Советлар Союзының төрле өлкәләреннән, республикаларыннан бик күпләр Казахстан якларына чирәм җирләрен эшкәртергә агыла. Шул исәптән татарлар да. Комсомол булып йөргән яшьләребез үз теләкләре белән дала җирләрен сөреп эшкәртү, иген игү өчен шушында килеп урнаша. Сер түгел, аларның күбесе биредә үз үлемнәрен дә тапкан. Сугыштан соңгы бик катлаулы чор була ул.
Халык, шушы җирдә төпләнеп, биредә яшәргә калган һәм хәзерге көнгә кадәр яшәүләрен дәвам итә. Шул вакытларда Оренбург белән Казахстан чик буйларында бик күп авыллар калкып чыккан. Биредә халык, нигездә, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә. Кваркено районының 40 процентын татарлар тәшкил итә. Җитәкчелек урыннарында да татарлар күп. Милләтләре, тамырлары белән татар булсалар да, телләре безнекеннән - Казан татарларыннан шактый аерыла. Яртылаш сүзләре - казах, рус алынмалары. Тик шулай да үзләренең милләтләре белән бик горурланып, үз диалектларында рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Бар татар халкының мәркәзе булган Казан каласы белән дә горурланалар. Мин Кваркенога барган саен шаккатып, тел шартлатып кайтам - алар татар җырларын бик оста итеп башкаралар, гармунда уйныйлар, җырлыйлар. Биредәге бәйрәмнәрнең берсе дә татар җырларыннан башка узмый. Үзләренең үзешчән ансамбльләре бар. Оренбургта уза торган фестиваль-конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар.
Авыл яшәешенә килгәндә, әле беренче тапкыр гына Кваркенога килүемне хәтерлим. Шаклар катып карап торган идем. Андагы чисталык, пөхтәлек, төзеклек. Урамнары бик озын, һәр капка төбендә агач үсә, йорт турларында яшел чирәм. Хәләл җефетемнең туган йорты урнашкан урам озынлыгы километр ярым. Кунак булып кайтып төшкәч, шушы тирәдәге егермеләп гаилә безне үзләренә кунакка чәйгә дәшеп чыкты. биредә татарлар туганнар кебек бер-берсе белән бик дус яши. Шундый гадәт монда - урамнан берәрсе өйләнсә, яки кияүгә чыкса, бар урам белән бәйрәм итәләр. Урамга өстәлләр куеп, җырлап-биеп күңел ачалар. Сабан туйлары исә аеруча матур уза. Көрәшкә бар ир заты җыела. Ат ярышларына кытай, казахлар да килә. Оештыру эшләрен шушы якның аксакаллары башкара. Татар байлары, эшмәкәрләре исә матди ягын күтәрә.
Безнең якта да халык бик матур, җитеш тормышта яши. Ләкин, әйтер идем, дуслык, татулык, бер-береңә йөрешү җитеп бетми. Оренбург якларына барган саен сокланып, андагы халык бердәмлегеннән көнләшеп кайтам. Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган ягы Оренбург өлкәсе менә шундый як ул!
Мөсәвир ГӘРӘЕВ,
Оргыды авылы.
Фото язма авторы тарафыннан биреледе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев