Якты юл
  • Рус Тат
  • Орденлы сыер савучы

    Районыбызның тарих битләрен актарганда гаҗәеп язмышлы кешеләрне, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур тырышлык салып, Ватан сугышы елларында сынмыйча, сыгылмыйча көне-төне эшләгән, Җиңүне якынайту хакына икешәр-өчәр норма үтәгән, балалар тәрбияләгән хатын-кызларыбыз хезмәтенә ничек сокланмыйсың. Шундыйларның берсе - гомере буе «Татарстан» совхозында сыер савучы булып эшләгән хезмәт алдынгысы Миңнеҗамал Ягъфәр кызы Сабитованың тормыш...

    Ворошилов районы Иске Имән авылында тәбәнәк түбәле, сәкеле һәм сәндерәле, мич аралыгында сарык һәм кәҗә бәтиләре уйнаклап йөргән йортта дүртенче бала булып туа Миңнеҗамал. Әтисе Ягъфәр, әнисе Шәмсениса колхоз эшеннән бушамыйлар. Өйдәге һәр эш бүленгән, Миңнеҗамалга табак-савыт юу, балаларга күз-колак булу, аларны вакытында ашату, киемнәрен алыштырып чиста тоту йөкләнгән. Үзеннән кече сеңлесен һәм энесен төрле уеннар белән мавыктырып, аларның үсеп җитүләрен сизми дә кала. Миңнеҗамалга мәктәпкә барыр чак җитә. Укырга бик теләсә дә, авылда мәктәп юк. Чаллы районында коммуна оеша икән дигән хәбәр тарала. Миңнеҗамал әти-әнисе белән киңәшеп, ахирәт дусты Миңнекамал Нуриәхмәтова белән бәхет эзләргә чыгып китә. Коммуна дигән оешманы табып, беренче юл салучылар сафына баса. Башта сыер савучы итеп кабул итәләр. Бу 1929 елның язы була. Яшь савучының эшкә җаваплы карашын күреп, таналар төркемен тапшыралар. Аларны вакытында рацион нигезендә ашатып, эчертеп, җиленнәрен җылы су белән юып, массаж ясап тәрбияли, бозаулаткач, сыерларына тәмам ияләшә. Кул белән көнгә өч тапкыр савалар, азыгын сәнәк белән ташыйлар, асларын чистарталар. Күңелен биреп эшләгәч, Миңнеҗамал бик яхшы күрсәткечләргә ирешә. Һәр елны нәтиҗәсен яхшырта. Һәм менә 1936 елны хезмәттәге уңышлары өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән «Почет Билгесе» ордены белән бүләклиләр. Бу шул чорда бик зур бүләк була. Орденны Мәскәүгә чакырып, Кремльдә тапшыралар.

    Берчакны «Татарстан» совхозына Кирам Вахитов дигән бик чибәр, төз гәүдәле тракторчы егет килә. Эшкә уңган Миңнеҗамал белән танышып, яратышып, матур гаилә корып җибәрәләр. 1939 елны уртак йөрәк җимеше булып кыз балалары туа. Зифа исемен кушалар. Ике елдан соң гаиләдә Әнисә дөньяга килә. Әмма дәһшәтле сугыш матур хыялларны чәлпәрәмә китерә. 1942 елның 13 июлендә Кирамны сугышка озаталар. Т-34 танкы белән Курск дугасында сугыша һәм менә 1943 елның июлендә «похоронка»: «танклар бәрелешендә ирегез бик каты җәрәхәтләнүдән һәлак булды».

    Язмыштан узмыш юк. Миңнеҗамал башына төшкән кайгыны коллективта эшкә җигелеп җиңә. Кызларын үзе белән эшкә фермага алып йөри. Ә май аеннан октябрьгә кадәр сыерлар җәйләүдә була. Савучылар да чегән таборындагы кебек шунда кунып эшлиләр. Балалар да әниләре янында.

    Менә 1945 елның 9 мае. Савучылар иртәнге савуда. Бригадир, сугыш бетүен хәбәр итә: кемдер шатлыктан көлә-кычкыра, көтүчеләр чыбыркы шартлата... Көн артыннан көн узып, Миңнеҗамал балалары да эш арасында үсеп җитә. 1946 елны Зифа беренче сыйныфка укырга керә, ә Әнисә - 1948 елны. Алар әниләренә йөз кызыллыгы китермиләр. Икесе дә яхшы укып, педагогик белем алалар. Зифа Казанда төпләнеп балалар укыта, «СССР мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнә. Әнисә исә Кнәз урта мәктәбендә 37 ел укытып лаеклы ялга чыга. Әнисе кебек ул «Почет Билгесе» орденына лаек була. Хезмәт ветераны, югары категорияле укытучы.

    Кызларының уңышларына әниләре бик тә сөенә. Үз чиратында кызлары әниләре Миңнеҗамал Ягъфәр кызы Сабитованың күп тапкырлар ярышта җиңүче, Мәскәүдә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашучы һәм ТАССР Югары Советына ике чакырылышта депутат итеп сайлануы белән чиксез горурланалар һәм аңа сәламәтлек телиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: