Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәм алдыннан Круглое Поле тимерьюлчылары яңа фатирлы булды

Круглое Поле поселогы дигәч тә, тимер юл, анда эшләүче кешеләр күз алдына килә. Әлеге поселок чын мәгънәсендә тимерьюлчылар поселогы дию дә арттыру булмас. Круглое Поле станциясендә күбесенең әти-әнисе, балалары, оныклары эшли. Поселокның тормышы күзгә күренмәс җепләр белән шул тимер юлга бәйләнгән. Бу атнаның чәршәмбесе әлеге поселок тимерьюлчылары өчен онытылмаслык булды....

Бәйрәмне котлау сүзләре белән «Россия тимер юллары» ААҖе филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин ачып җибәрде:

- Бүген һәммәбез үтә сөенечле вакыйга уңаеннан җыелдык. Социаль программа кысаларында әлеге поселокта тимерьюлчылар өчен махсус 16 фатирлы яңа йорт төзелде. Мондый тораклар алга таба да төзеләчәк. Әлеге максатка күпмиллионлы финанслар җәлеп ителә. Чөнки тимер юлда эшләүче белгечләрне, кадрларны тораклы итү - тимер юлны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү күзлегеннән чыгып башкарыла. Әлбәттә, бүген әлеге йортны җиткергән төзүчеләргә дә зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Бәйрәм белән сезне! - диде ул.

Аннары әлеге йортны төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән, «Россия тимер юл» җәмгыяте боерыгы нигезендә дүрт ел дәвамында тимерьюлчылар өчен йортларны проектлаштыру һәм төзү белән шөгыльләнүче Самара шәһәренең «Желдорипотека» ЯАҖе филиалы директоры Сергей Осиповка һәм аның урынбасары Виталий Митряевка Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы тапшырылды.

Район башлыгы Васил Хаҗиев та, тимерьюлчыларны тәбрикләп, ихлас теләкләрен әйтте:

- Круглое Поле тимер юл станциясе җитәкчелеге белән без тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Вакыт үтү белән поселок яшьләренең әлеге һөнәргә тартылуы, аңа йөз белән борылулары безнең өчен сөенечле күренеш. Барыгызны да чын күңелдән әлеге матур вакыйга һәм якынлашып килүче Тимерьюлчылар көне белән котлыйм, - диде ул.

Әлеге сүзләрдән соң, тантананың түземсезлек белән көтелгән мизгелләре якынлашты. Сергей Соложенкин, дәррәү алкышлар астында, сигез кешегә яңа фатирдан ачкычлар тапшырды. Аннары «Жилдорипотека» филиалы директоры Сергей Осиповка йортның символик ачкычын тапшырып лента киселгәннән соң, фатир хуҗалары һәм бәйрәм кунаклары йорт эченә уздылар.

Бар уңайлыклары булган, уты, суы, газы кергән киң һәм якты фатирларны һәркем соклануын яшермичә карап чыкты. Фатир хуҗалары үзләренең яңа торакларына аеруча шат иде. Әйтик, Круглое Поле станциясендә Таҗикстаннан күчеп килеп, тугыз ел эшләүче Сулаймон Махмадалиев үзенең сөенечен яшермәде, аның йөзеннән елмаю сүнмәде.

- Бу көнне без бик күптәннән көттек. Тормыш иптәшем һәм дүрт балам өчен бу искиткеч зур, шатлыклы вакыйга. Хәзер инде безнең бар уңайлыклары булган үзебезнең фатирыбыз бар, - дип хушлашканда кунакка да чакырды. - Круглое Полега килгәндә, кунакка кереп чыгыгыз, чәйләр эчеп китәрсез! - диде ул.

Круглое Поле поселогы станциясендә эшләүче барлык тимерьюлчыларны әлеге шатлыклы, истәлекле вакыйга һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрикләп, аларга эшләрендә уңышлар, бәхет телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев