Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкән хезмәттәшләребез булдыра

Редакциябезнең алыштыргысыз кешесе, оста каләм иясе, корифеебыз Заһидә Нәбиуллина лаеклы ялда булса да безне үзенең уңышлары белән даими сөендереп тора. Узган атнада Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән «Балкыш» III республика фестивалендә үзешчән ветераннар арасында Заһидә Мотыйгулла кызы «Нәфис сүз остасы» номинациясендә җиңүче дипломына ия...

Редакциябезнең алыштыргысыз кешесе, оста каләм иясе, корифеебыз Заһидә Нәбиуллина лаеклы ялда булса да безне үзенең уңышлары белән даими сөендереп тора. Узган атнада Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән «Балкыш» III республика фестивалендә үзешчән ветераннар арасында Заһидә Мотыйгулла кызы «Нәфис сүз остасы» номинациясендә җиңүче дипломына ия булды.

Биклән авылында яшәүче шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева исә мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен ТР Мәдәният министрлыгының Күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Рәзинә Габделбәровна - районда уза торган мәдәни чараларда иң актив катнашучыларның берсе, шулай ук редакциянең дә үз кешесе, даими хәбәрчесе.
Хезмәттәшләребезне редакция коллективы, татар конгрессының район оешмасы исеменнән зур җиңүләре белән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев