Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды

Оргыды авылы зур түгел – нибары 25 хуҗалык. Тарихи мәгълүматларга караганда, аның башы 1795 елга барып тоташа. Авылы кечкенә булса да, бәйрәмнәрне олылап, киң колач белән үткәрә беләләр монда. Инде авыл халкы да Кече авыл көнен Сабан туедай көтеп алырга ияләште. Чөнки җырга-биюгә, истәлекләргә, уеннарга бай була ул. Аннары ул көнне бирегә олысы-кечесе: әби-бабайлар, балалар, оныклар бергә җыела. Димәк, гаилә тәрбиясе өчен дә бик матур чара бу.

 Бәйрәм өстәле быел да мул ризыклы иде. Һәр йорт хуҗасы күчтәнәчләр пешереп, бүләкләр белән килгән. Өстәлдә – кәрәзле бал, камыр ризыклары. Күмер самоворы көнозын «җырлап» утырды. Шулай итеп, туган авыл биредә яшәүчеләрне дә, читтә тормыш алып баручы якташларны да бер табынга җыйды. Чарага 500дән артык кеше килде. Алып баручылар авылның һәр йортында яшәүчеләрнең нәсел җепләрен барлады.
 Оргыдылыларны бу бәйрәм белән район мәдәният һәм ял үзәге җитәкчесе Флера Шәрипова, район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов җылы котлады. Бәйрәмне оештырып йөрүче Кама аръягы шәһәр һәм районнары спорт комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Мәүлетҗан Хисамиев исеменә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Концерт номерлары, «Зиләйлүк» ансамбле, авылның яшь, талантлы җырчы сандугачы Ләйлә Сөләйманова башкарган җырлар нур өстенә нур булды. Кыскасы, башка еллардагы кебек үк, быел да бәйрәм бик матур узды, искиткеч җылы хисләр калдырды. Юкка гына халык бер күрешү – үзе бер гомер димәгән шул.

Альфира Исхакова,
Сәмәкәй мәдәният йорты директоры.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев