Өч йортлы Левашево: монда тормыш гөрләп торган
Туган авылы булган урынга кайтып, нигезенә тезләнеп елаган кешеләрне күргәнегез бармы? Минем бар. Моннан да авыррак сагыш юктыр ул җир йөзендә. Авыллар бетә, юкка чыга. Безнең заманның олы фаҗигасе бу. Чаллы тирәсендә, Тукай районында гына да КАМАЗ төзелә башлаган еллардан башлап 14 авыл юкка чыккан, диләр. Кайберләрен шәһәр йоткан, кайберләрен су басарга тиеш булган. Ничек кенә булса да, кайчандыр гөрләп торган салаларның исемнәре тарихта гына калган.
Бүгенге көндә дә юкка чыгу алдында торган авыллар бар. Шундыйларның берсе – Иске Абдул җирлегенә караган Левашево авылы. Биредә өч гаиләдә биш кеше гомер кичерә. Кайчандыр дүрт йөзгә якын халык яшәгән урыс авылы бүген менә шундый хәлгә төшкән.
Авыл тарихына күз салсак, аның язмышы гыйбрәтле. Чаллыдан 33 километр ераклыктагы Левашево Игәнә елгасының уң ярында урнашкан. Тарихи чыганакларга караганда, аңа 18нче гасырда нигез салынган. Революциягә кадәрге язмалардан күренгәнчә, авылны башта Архангельское дип атап йөрткәннәр. Монда яшәүче крестьяннар җир эшкәртеп ашлык үстергәннәр, күпләп мал-туар асраганнар. Якын-тирәдәге урманнардан юкә алып кайтып чабата үргәннәр, күрше авылларга да илтеп сатканнар. 1870 елларда Левашевода чиркәү эшләгән, җил тегермәне булган. Авыл халкы күрше Останково, Артамоновка урыс авылларында яшәүчеләр белән аралашып яшәгән. Татар авылларына да йөргәннәр. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волосте составында булган. Соңрак Левашевоны Чаллы кантонына кушканнар.
Ике озын урамы булган бу авылда хәзер берничә генә өй калуы күңелдә моңсу хисләр тудыра. Менә иң беренче ихатага үтәбез. Безне ялгызы гына яшәп ятучы Нина Сергеевна Сухарукова каршы ала. Ул 1942 елда шушы авылда туган, шушында үскән, башлангыч мәктәптә белем алган.
– Гомерем шушында гына үтте, читкә чыгарга кызыкмадым, – ди ул. – Левашевода кияүгә чыктым. Ирем Александр тракторчы булып эшләде. Ул вафат инде.
Нина Сергеевнадан авыл тарихы турында ниләр белүен сораштырабыз, өлкәннәрдән ниләр ишетеп, белеп калдың, дибез.
– Авылда революциягә кадәр Карпов һәм Гортанов фамилияле ике бай яшәгән. Гади халыкны үзләрендә хезмәт куйдырып эшле иткәннәр, тамакларын туйдырганнар. Алар ат үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, иген үстергәннәр, бодай сатканнар.
Нина түти Левашевода ике урам, аларда 45 өй булган вакытларны яхшы хәтерли. Үзе исә колхоз юлламасы белән Алабуга ветеринария училищесында укып, мал табибы һөнәрен үзләштереп кайткан. Утызынчы елларда авыл Ворошилов районы «Красный партизан» колхозына кергән. Район үзәге Теләнче Тамак авылында урнашкан булган.
Нина Сергеевна ялгыз яшәүгә күнектем инде, ди. Күңеле көр, кәҗә һәм тавыклар асрый, бакчасы бар.
Без аннан авылның нигә шулай бетә баруы хакында фикерен белешәбез.
– Күпләп күченеп киттеләр. Якындагы Князево авылына китүче гаиләләр шактый күп булды. Заводлар төзелә башлагач Чаллыга күченделәр. Бездә бит юллар юк, яңгыр коеп явып китсә йөрешле түгел, авылга газ килмәгән, су кертелмәгән.
– Кышын утын ягасызмы?
– Минем ике мичем бар. Шуларны ягам. Суны урамдагы чылбырлы коедан алып кайтам. Электр уты бар, телевизор карап юанам. Шунысы әйбәт, атнага бер тапкыр автолавка килә, кирәкле бөтен әйберне дә алырга була, ипине дә автолавкадан алабыз. Пенсиямне дә өйгә китереп бирәләр.
Шунысы гаҗәп, егерменче гасыр башында йөзгә якын кеше яшәгән авылда зират юк, мәрхүмнәрне күрше Останковога алып барып җирлиләр.
– Дини бәйрәмнәрне дә өйдә генә үткәрәбез инде. Читтә кияүдә өч кызым бар, хәлемне белешеп торалар.
– Нина Сергеевна, ничек уйлыйсыз, авылыгызны кабаттан торгызып булыр идеме?
– Нигә булмасын? Була! Газ белән су кертсәләр, хәзер кайтып өйләр сала башлаячаклар, аннары юлларны да караячаклар.
Нина түти белән саубуллашып урамга чыгабыз. Безне озатып йөрүче Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина белән чылбырлы кое янына киләбез. Унике метр тирәнлектән чыккан суның тәме искиткеч, көмеш кебек, сап-салкын. Шул арада яныбызга биредә яшәүчеләрнең берсе Владимир Волков килә. Ул да ялгыз яши, кәҗә-тавыклар асрый, тугры дусты – эте бар.
– Якындагы буадан балык тотабыз, табан, карп балыклары бар, – дип сөйли ул. – Биредә тыныч, килеп бизамаламыйлар. Авылымның бетә баруына гына бик борчылам.
Левашевода яшәүче өченче гаилә – әниле-уллы Мария һәм Василий Волковлар. Вася әфган сугышында катнашкан, авылга әнисен карарга кайткан.
Биредә тагын берничә өй бар. Аларны шәһәрдән килеп сатып алганнар, бакча итеп тоталар.
Левашево авылы Тукай районы составына 1986 елның 4 июнендә күчкән. Бу вакытта инде анда нибары 18 кеше яшәгән булган. Картлар бакыйлыкка күчә, яшьләр читкә китә. Шулай итеп авыл беткәннән-бетә бара.
Левашево авылының бу кечкенә урамы моң-сагыш белән тулы кебек. Күңелне биләгән авыр тойгылардан арынырга теләп юлга кузгалабыз. Безне озатып Нина Сергеевна кул болгап кала. Җанны уйлар баса, туган авылы урынына һәйкәлләр куеп йөрүче танышлар искә төшә. Авылларның бетүенә кем гаепле? Юкка чыккан авыллар кире «терелмәс» инде – булганнарын сакларга иде.
/ Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев