Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч көндә ике янгын

Декабрьнең икенче көнендә электр җиһазларын куллану кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында Кече Шилнәдә бер йортның мунчасында янгын чыга. Янгын кешегә зыян китермәсә дә, корылмага шактый зыян сала. Шуның өстенә, мунча иминиятләштерелмәгән дә була. Тиз арада килеп җиткән ирекле янгын сүндерүчеләр утның күрше корылмаларга күчүен туктатып калалар. 4есе көнне исә Иске Җирекледә ихата...

Декабрьнең икенче көнендә электр җиһазларын куллану кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында Кече Шилнәдә бер йортның мунчасында янгын чыга. Янгын кешегә зыян китермәсә дә, корылмага шактый зыян сала. Шуның өстенә, мунча иминиятләштерелмәгән дә була. Тиз арада килеп җиткән ирекле янгын сүндерүчеләр утның күрше корылмаларга күчүен туктатып калалар.

4есе көнне исә Иске Җирекледә ихата эчендә тавыклар асрау өчен дип төзелгән кечкенә сарайга ут каба. Янгынны күршедә яшәүче хатын-кыз күреп ала һәм хуҗалар белән бергә алар утны сүндерәләр. Монда да ут чыгуның сәбәбе электр чыбыкларында барлыкка килгән кыска ялганыш дип билгеләнә.
Салкыннар башлану һәр елны янгыннарның артуына китерә. Электр җылыткычларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүаркасында бәхетсезлекләр кабатланып тора. Бу җәһәттән райондашлар игътибарлы булсыннар иде, дип кисәтәләр район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X