Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурлы Торнаташ

Сөйкемле, ягымлы кеше турында «йөзеннән нур бөркелеп тора» диләр. Нәкъ шундый ук авыллар да була икән. Торнаташ – шуларның берсе. Бер генә урамлы, бик матур авыл ул. Күптән түгел, Корбан гаете алдыннан, Торнаташта мәчет ачылу да нур өстенә нур булды. Шулай итеп, авыл халкының тырышлыгы белән бүген Торнаташ күгендә ике ай нур сибә. 

Раилә Мәннән кызы белән Мирзаян Гасыйм улы Сәлаховлар Торнаташка пенсиягә чыккач Чаллыдан күчеп кайтканнар. «Бер күрүгә ошаттык без Торнаташны. Күңелебез шушында тартты, авыл пөхтәлеге белән дә җәлеп итте, юллары да яхшы. Бу – авыл җирлеге һәм хуҗалык җитәкчеләренең намуслы хезмәт нәтиҗәсе дип уйлыйм. Аннары, бу авылның халкы бик әйбәт. Алар ихласлыклары белән үзләренә җәлеп итәләр. Ишек-капкага бик салу юк бездә. Йозакны кулга бик сирәк алабыз. Җәй айларында килегез әле безгә, рәхәтләнеп кунак итәрбез, – дип безне ачык йөз белән каршы алдылар Сәлаховлар. Гомере буе башлангыч сыйныфларда балаларга белем һәм тәрбия биргән Раилә ханым:
– Авылдашларыбызның эчкерсезлеге, күңел пакьлеге йорт-җирләрендә дә чагыла – бик нурлы бит безнең авыл! Кешеләре нурлы, – дип авылдашлары белән горурлануын белдерә. – Шушы авылга өй салырга ниятләгәч тә, эшебез гел уңып торды. Табигать кочагында агачтан салынган өйдә яшисебез килде. Улыбыз әтисенә охшаган – кулы эш белә. Бергәләп өй җиткереп кердек. Газы кергән, җылы суы килеп тора. Ә җире соң, җире?! Кара туфраклы, уңдырышлы җир – олы хәзинә. Үстергән уңыш үзебезгә генә түгел, балаларга да җитә. Аннан да бигрәк, оныкларыбыз җәй буена безнең янда хезмәт тәрбиясе алалар. Саф һава, чиста су, хәләл көчең белән тапкан ризык – сәламәтлек чыганагы. Шундый нигъмәтләр биргән Аллаһка шөкер итеп, сөенеп яшибез», – диләр Раилә белән Мирзаян Сәлаховлар. Алар, үзләреннән бигрәк, авылдашлары турында сөйләргә ашкынып торалар. Җөмлә саен авылыбыз, авылдашлар дип торнаташлыларны һәм бу җирлекне яратуларын ассызыклыйлар. «Кәүсәрия белән Мирзаһит авылыбызны мәчетле итүдә бик нык тырыштылар. Менә алар хакында гәҗиттә язсагыз да була. Без – шушы авылны һәм аның халкын яратучы гади торнаташлылар гына», – диделәр тыйнак кына Сәлаховлар. 
Мәчеткә каршы гына, капка төбендә утырып торучы авыл аксакалы: «Кунаклар бар икән. Кайлардан килдегез?» – дип, хәл-әхвәлләребезне сорашты. Аннары: «Кәүсәрия, гәҗиттән килгәннәр икән, чәеңне яңарт», – дип хәләленә дәште. Ачык йөзле Кәүсәрия ханым: «Олыгайгач кеше җирси икән. Туган-үскән авылыбызга күчеп кайтуыбызга дистә елдан артты. Авылдашларыбыз белән мәчетле булырга хыялланып яшәдек. Тәвәккәлләп изге эшкә тотындык. Хикмәт бит бу – шушы кечкенә, бер урамлы авыл халкы бер йодрык булып оешып, олы эшне башкарып чыктык. Бу авылның сөйкемле сөяге бардыр, дим. Шушы авылның кияүләре, кода-кодачалары, таныш-белешләре дисеңме – барысы да мәчет төзелешендә кулларыннан килгәнчә үз хезмәтен, матди ярдәмен кертте. Йөз сумнан алып 50шәр мең сумга кадәр акча бирүчеләр булды. Барлыгы 600 мең сум акча җыелды. Халыктан җыелган акчага алынган төзелеш материалларын Әмирҗан Хәкимуллин үзенең «Газел»е белән ташыды. Бәһдәр Гайсин, Флүр Әхмәтшин, алар янында Мирзаһит – бер көн дә калмыйча мәчет төзелешендә эшләделәр. Фәһим Әхмәтшин, Фәрит белән Зәкәрия Дәүләтгәрәевләр идән-түшәмнәрен җәю, ут кертү эшләрен башкардылар. Дамир Гайсин үз хисабына шәхси «КамАЗ»ында бетон блоклар алып кайтты. Илсур Галиуллин фундамент өчен сыек бетон алып кайтты. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин мәчетебезне тышларга, ишек һәм тәрәзәләр алырга акча бирде. Шушы җәйдә Илсур Галиуллин үз хисабына буяулар, пумалалар алып кайтты һәм авыл халкы җыелышып зират рәшәткәләрен буядык. Аллаһ барчабыздан разый булсын», – диләр Кәүсәрия Әхмәтбиҗан кызы белән Мирзаһит Тәхау улы Нәҗмиевләр. 
«Һәрбер эштә оештыручы кирәк. Кәүсәрия белән Мирзаһит Нәҗмиевлар авылыбызны мәчетле итүдә башлап йөрделәр. Аларга рәхмәтебез чиксез», – диделәр торнаташлылар. 
Соңгы ун ел эчендә унбишләп гаилә шәһәрдән күченеп кайтып, йорт җиткереп, Торнаташта төпләнгән. Кече авылга карата булган олы хөрмәт аларның эш-гамәлләрендә чагыла. Гомере буе шушы авылда яшәгәне дә, күченеп кайтып төпләнгәннәре дә – торнаташлылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев