Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое җирлегенең кече авылларында яшәүчеләр балаларны мәктәпкә йөртүне оештырудан канәгатьсезлекләрен белдерде

Новотроицкое авылы җыенында укучыларны җирлектәге кече авыллардан үзәктәге мәктәпкә йөртүнең проблемалы булуын күтәрделәр. Балаларны кайвакыт әти-әниләре үз транспортларында илтеп куя һәм килеп ала, кайсы көннәрне аларга берничә километрны җәяү атларга да туры килә, диделәр залдан. Район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаевның әйтүенчә, биредә балаларны ун урынлык бер «Фиат» автомобиле генә...

Новотроицкое авылы җыенында укучыларны җирлектәге кече авыллардан үзәктәге мәктәпкә йөртүнең проблемалы булуын күтәрделәр. Балаларны кайвакыт әти-әниләре үз транспортларында илтеп куя һәм килеп ала, кайсы көннәрне аларга берничә километрны җәяү атларга да туры килә, диделәр залдан. Район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаевның әйтүенчә, биредә балаларны ун урынлык бер «Фиат» автомобиле генә йөртә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев Рамил Исаевка мәсьәләне җитди контрольгә алырга, проблеманы хәл итәргә кушты.
Җирлек - зур тизлектә үсүче территорияләрнең берсе. Һәм, әлбәттә инде, биредә дә яңа төзелешләрне инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү көн кадагындагы мәсьәлә. Бүген барлыгы 600дән артык шәхси йортны үзәктән су белән тәэмин итәсе бар, газлаштырырга, юллар төзергә кирәк.
Новотроицкоеда узган ел зур төзелешләр булды, анысы. Заманча ял паркы барлыкка килде, авыл җирлеге бинасы яңартылды, мәктәп һәм балалар бакчасы киңәйтелде. Социаль объектлардан авария хәлендәге мәдәният йортын капиталь ремонтлыйсы бар. Дөрес, быел бинаның түбәсе ябыла башлады. Ләкин тулысынча төзекләндерү өчен зур суммалар кирәк, республика программасына кермичә булмый. Фаил Камаев бу эшнең 2019 елга планлаштырылуын җиткерде.
«Үзәк авылга гына түгел, кече авылларга да игътибар итсәгез иде», - дип сүз алдылар залда утыручы күперлеләр. Күперледән тыш, Шөкрәледә, Калиновкада яшәүчеләр дә аларны хуплады. «Авылларда кибетләр юк, көндәлек товарларны РайПО машинасы китерә, ләкин халыкны озак көтеп тормый, өлгерми дә калабыз», - диде Күперленең старостасы.
Аптека, парикмахерская, көнкүреш техникасын ремонтлау цехы ачуны да сорадылар Новотроицкое җирлегендә яшәүчеләр. «Иске биналар бар икән, ремонтлап нигә үз бизнесыңны ачмаска, каршы килмибез, эшләгез генә!» - дип үз фикерен әйтте бу җәһәттән район җитәкчесе.
Бер җирлектә дә әйтелмәгән фикер дә яңгырады Новотроицкоеда - тауда чаңгы шуу базасы ачу мөмкин булмасмы, диделәр. «Туризмны үстерү өчен шартлар тудыруны соравыгыз яхшы. Ләкин бу эшне республика ярдәменнән башка гына башкарып чыгу мөмкин түгел, бәлки киләчәктә программасы да булыр. Бүген беренче чиратта инфраструктура мәсьәләсе тора. Әйдәгез, башта анысын хәл итик», - дип, әлеге мөрәҗәгатькә үз фикерен белдерде Фаил Камаев.
Район җитәкчесе, башка җирлекләрдәге кебек үк, үзара салым җыюда актив катнашырга, милек, җир, транспорт салымнарын вакытында түләргә чакырды. Ул бит сезнең авыл җирлеге бюджеты, җыелган акчага күптөрле мәсьәләләрне хәл итәргә булыр иде, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев