Якты юл
  • Рус Тат
  • Әнкәйле балачак сагындыра

    v

    Әнкәйнең бил авыруын ничек тә булса җиңеләйтергә тырышу өчен әрекмән яфрагы әзерләп куя идем. Басуга апа белән әнкәйгә сөт ашы пешереп алып бара торган идек. Шунда Сара түтәй кызы Нәкыя белән миңа табада бераз гына бодай куырып бирә. Бодай көлтәсе күләгәсендә бер уч бодайны кетер-кетер китереп ашап утырган чаклар балачакның иң бәхетле мизгелләре булгандыр. Чәйни-чәйни сагызга әйләнгән бодай тәме дә онытылмый. Уракларның үзенә күрә бертөрле көй чыгарып чаж-чож килгән тавышына Нәкыя белән изрәп йоклап китәбез. Без сыңар уч куырган бодай ашауны олы бәхет итеп кабул иткәнбез. 
    Әнкәем җәйге челләдә, урак өстендә ураза тота. Урак урып хәле киткәч битен, маңгаен җиргә терәп тора да: «Аллаһка шөкер, ару булып китте», – дия иде. Күрәсең, туган туфрак, газиз җир көч биргәндер.
    Әнкәем 94 яшенә җитеп үлде. Әнкәй сыман без дә нык – кычытканнар ашап үскәнгәдер. Өшегән бәрәңге ашап исән калган буын бит без. Тормыш авыр булса да әнкәй зарланмады, сукранмады. Без аның җан җылысын тоеп үстек. Хәерчелек, ачлык булса да, ана белән бала арасында әйтеп бетерә алмаслык җылылык бар иде. 
    Әткәем сугыш кырларында ятып калды. Әнкәем 38 яшендә тол калды. Шуннан башлап әнкәй тормыш арбасын сөйрәде дә сөйрәде. Аннан инде без кул арасына керә башладык. Минем тормыш иптәшем – Мирзанурымның да кендеге җиргә береккән иде – комбайныннан төште дә, ике ай дигәндә җир куенына керде. Авырып үлгәнчегә кадәр җирдә эшләде ул. Мин яшьли тол калдым. Өч баламны аякка бастырдым, укыттым. Барысы да тормышта үз юлларын таптылар, Аллаһка шөкер. 
    Газиз әниләребезне кадерлик. Үлгәннәренең рухлары шат булсын дип догалар кылыйк. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк!

    Гөлфия Әһлиева. Боерган авылы. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: