Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнисенә Яңа ел бүләге ясады

«Бүләккә подписка» акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: декабрь азагына кадәр сез үзегезнең якыннарыгызны, туганнарыгызны «Якты юл» («Светлый путь») газетасына яздыра аласыз. Шушы форсаттан файдаланып, әле шушы көннәрдә генә Яр Чаллыда яшәүче Венера Кәшипова да безнең редакциягә килеп, әнисен газетага яздырды. «Әнием Гөлсинә Нурмөхәммәт кызы Кәрамова Боерган авылында гомер итә. Укырга...

«Бүләккә подписка» акциясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: декабрь азагына кадәр сез үзегезнең якыннарыгызны, туганнарыгызны «Якты юл» («Светлый путь») газетасына яздыра аласыз. Шушы форсаттан файдаланып, әле шушы көннәрдә генә Яр Чаллыда яшәүче Венера Кәшипова да безнең редакциягә килеп, әнисен газетага яздырды.

«Әнием Гөлсинә Нурмөхәммәт кызы Кәрамова Боерган авылында гомер итә. Укырга бик ярата. Яңалыкларны белеп торсын, күңелен ачсын дип, мин аңа сюрприз ясарга булдым - 2018 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» газетасына яздырдым. Әниемә исәнлек-саулык телим, газетага яздыру миннән аңа үзенә күрә Яңа ел бүләге булыр», - дип әйтте Венера Кәшипова редакция хезмәткәрләренә.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 29нчы декабрьгә кадәр 2018 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылырга онытмагыз. Язылу бәясе физик затлар өчен - 660, предприятиеләр өчен 750 сум тәшкил итә. Җомга көннәрендәге төсле чыгарылышка аерым язылырга була - бәясе 546 сум. Шулай ук турыдан-туры редакция аша да язылырга мөмкин, аның бәясе 400 сум. Район яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы бәйгеләр, районыбызның мактауга лаек кешеләре турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга язылып калырга ашыгыгыз, бер дә үкенмәссез. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев