Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көне билгеләп үтелә

24 ноябрьдә елның иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә.

Әни ул һәркем өчен дә олы, изге зат. Дөньяда аларга тиңнәр юк. Әниләр көне уңаеннан “Якты юл” газетасы редакциясе бәйге игълан итә. Хөрмәтле укучыларыбыз, без сездән әниләрегез белән төшкән фотосурәтләрегезне көтеп калабыз. Нинди генә яшьтә булуга  карамастан, бәйгедә катнашырга мөмкин. Редакциябезгә юлланган фотолар өчен tukai-rt.ru сайтында тавыш бирү оештырылачак.  Тәэсирле фото ияләре редакциядән махсус бүләкләр алачак. Иң күп тавыш юлланган әни турында газетабызда да язачакбыз. Фотосурәтләр 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне 29 ноябрьдә бүләкләячәкбез.

Җиңүчеләргә бүләкләрне татар Рәхмәт кибете тәкъдим итә. Ул Яр Чаллы шәһәре “Палитра” сәүдә үзегенең 2, “Омега” сәүдә үзегендә 1 катта   урнашкан. Белешмә өчен телефон: 8 917 222 22 18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев