Узган атнаның шимбәсендә, 17 март көнне, Яр Чаллы - Минзәлә юлының элеккеге ГАИ посты тирәсендә бик авыр юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта газетага район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итте.
Уфа - Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче Дэу Нексия машинасын йөртүче, алда барган автомобильне узып китәм дип, каршы як полосага чыга һәм куәтле МАЗ машинасына бәрелә. Каты бәрелешүдән соң МАЗ юл кырыендагы "Тургай" кибетенә килеп керә.
"Дэу Нексия" руле артында утырган 1984 елгы егет авыр тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук җан бирә. Ә машинаның кузовы бик нык сытыла. Бәхеткә, автомобильдә пассажирлар булмый. Бәрелешү шулкадәр көчле була ки, хәтта йөк автомобиленең дә кабинасы нык изелә. Белоруссиядән килгән МАЗ машинасын йөртүче ир-ат төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юл-транспорт һәлакәтендә "Тургай" кибете хезмәткәрләре дә зыян күрә. Минзәлә шәһәрендә яшәүче, әлеге кибеттә сатучы булып эшләүче 1962 елгы хатын-кыз, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче, кибеттә сакта торучы 1980 елгы ир-ат ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатылалар.
Фаҗиганең сәбәбе - каршыга килүче йөк машинасының бик якын булуына карамастан, җиңел машинаны йөртүченең үзеннән алдагы транспортны узып китү нияте белән каршы хәрәкәт полосасына чыгуы, диелә һәлакәт урынында төзелгән беркетмәдә. Кызганычка каршы, бозлавык дип тормыйлар, тәүлекнең караңгы вакытына да карамыйлар - машина йөртүчеләр нигәдер каядыр ашыгалар. Алданрак барып җитәсе биш-ун минут өчен үзләренең, алай гына да түгел, бер гаепсез пассажирларның гомерләрен куркыныч астына куялар. Ә бу очракта тыныч кына үз вазифаларын башкарган кибет хезмәткәрләренең дә.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев