Нигәдер ашыгалар...
Узган атнаның шимбәсендә, 17 март көнне, Яр Чаллы - Минзәлә юлының элеккеге ДАИ посты тирәсендә бик авыр юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта газетага район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итте.
Мәскәү - Уфа юнәлешендә хәрәкәт итүче "Дэу Нексия" машинасын йөртүче, алда барган автомобильне узып китәм дип, каршы як полосага чыга һәм куәтле "МАЗ" машинасына бәрелә. Каты бәрелешүдән соң "МАЗ" юл кырыендагы "Тургай" кибетенә килеп керә.
"Дэу Нексия" руле артында утырган 1984 елгы егет авыр тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук җан бирә. Ә машинаның кузовы бик нык сытыла. Бәхеткә, автомобильдә пассажирлар булмый. Бәрелешү шулкадәр көчле була ки, хәтта йөк автомобиленең дә кабинасы нык изелә. Белоруссиядән килгән "МАЗ" йөртүче ир-ат төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Юл-транспорт һәлакәтендә "Тургай" кибете хезмәткәрләре дә зыян күрә. Әлеге кибеттә сатучы булып эшләүче 1962 елгы хатын-кыз, кибеттә сакта торучы 1980 елгы ир-ат ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә озатыла.
Фаҗиганең сәбәбе - каршыга килүче йөк машинасының бик якын булуына карамастан, җиңел машинаны йөртүченең үзеннән алдагы транспортны узып китү нияте белән каршы як полосасына чыгуы, диелә һәлакәт урынында төзелгән беркетмәдә. Кызганычка каршы, бозлавык дип тормыйлар, тәүлекнең караңгы вакытына да карамыйлар - машина йөртүчеләр каядыр ашыгалар. Алданрак барып җитәсе биш-ун минут өчен үзләренең, алай гына да түгел, бер гаепсез пассажирларның гомерләрен куркыныч астына куялар. Ә бу очракта тыныч кына үз вазыйфаларын башкарган кибет хезмәткәрләренең дә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 март 2021 - 09:20«Үсеш ноктасы» үзәкләре ачыла Район мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдыру дәвам итә. Быел программага өч мәктәп керә: Круглое Поле, Түбән Суыксу, Новотроицкое мәктәпләрендә химия, биология, физика кабинетлары ремонтлана һәм җиһазлана.1600
-
9 март 2021 - 09:10Паллиатив ярдәм нәрсә ул? Паллиатив ярдәм – медицинаның чагыштырмача яңа бер юнәлеше. Арабызда гомере өзелү куркынычы булган авыру кешеләр бар, менә шул авыруларның хәлләрен җиңеләйтү өчен паллиатив ярдәм оештырыла. Ул авыруга диагноз куюдан башлап, аның физик халәтен билгеләү, рухи һәм социаль проблемаларын хәл итүдә ярдәмне дә үз эченә ала, дип аңлаталар район үзәк дәваханәсе белгечләре. Күптән түгел больницада «Паллиатив ярдәм» декадасы да үтте.1500
-
8 март 2021 - 10:108 Март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районда билгеле ир-атларыбыз – җитәкчеләребез гүзәл затларны бәйрәм белән котлый. Һәр теләк үзенчәлекле, хәтта кайбер ир-атларыбыз хатын-кызлар өчен махсус рәвештә шигырьләр дә ятлаганнар.10401
-
7 март 2021 - 11:30Шәфкать иясе Фәнзия Безнең хатын-кызларыбыз барысын да булдыра! Авыл хуҗалыгында да алсыз-ялсыз хезмәт куя, төзелештә дә, җитештерү тармагында да үз-үзен аямыйча эшли, балаларга белем бирә, дәвалый... Хатын-кыз җитәкчеләребез белән дә горурланабыз. Кыскасы, кайсы тармакны алсаң да, тел-теш тидермәслек итеп хезмәт куялар безнең гүзәл затларыбыз. Кайчагында ирләр күтәрә алмаслык йөкне үз өсләренә алалар. Шуның өстенә, матур итеп гаиләсен алып баралар, балалар үстерәләр... Ә менә Калмия авылында яшәүче Фәнзия Зәйнуллина социаль хезмәткәр булып эшли. Ягъни булышуга мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итә.12200
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.17000
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.23800
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.26300
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.31400
-
9 март 2021 - 08:30Үзмәшгульләргә – яшел ут2019 елның көзендә җирлегебездә район башкарма комитеты ярдәме белән үзмәшгульләр ассоциациясе барлыкка килде. Үзмәшгуль кем ул? Бу категория буенча хезмәт куючы гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, аларның тәүге адымнары, уңышлары хакында ассоциация рәисе – яшь эшкуар Эльфат Ринат улы Хәбибрахманов белән сөйләшәбез.3600
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәт Авылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.38803
-
7 март 2021 - 11:30Шәфкать иясе Фәнзия Безнең хатын-кызларыбыз барысын да булдыра! Авыл хуҗалыгында да алсыз-ялсыз хезмәт куя, төзелештә дә, җитештерү тармагында да үз-үзен аямыйча эшли, балаларга белем бирә, дәвалый... Хатын-кыз җитәкчеләребез белән дә горурланабыз. Кыскасы, кайсы тармакны алсаң да, тел-теш тидермәслек итеп хезмәт куялар безнең гүзәл затларыбыз. Кайчагында ирләр күтәрә алмаслык йөкне үз өсләренә алалар. Шуның өстенә, матур итеп гаиләсен алып баралар, балалар үстерәләр... Ә менә Калмия авылында яшәүче Фәнзия Зәйнуллина социаль хезмәткәр булып эшли. Ягъни булышуга мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итә.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика