Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нептунда кунакта күңелле булды

Җәй - балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә иң матур, иң күңелле ел фасылларының берсе. Яңгырлар борчып торса да, без балалар өчен күңелле җәйге бәйрәмнәрнең берсе - Нептун көнен уздырырга булдык.

Бәйрәмне котлау, сәламләү сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова ачып җибәрде. Аннары ул районның Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән «Феникс» оешмасы Азат Авзаловка поселок буасын тәртипкә китергәне, балалар ялын оештырганы өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Азат Рәвхат улы да бәйрәм уңаеннан балаларга үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Матур теләкләрдән, сәламләү сүзләреннән соң, кунаклар, балалар «Нептунда кунакта» дигән театральләштерелгән әкияти күренешне сөенеп каршы алды. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән әзерләнгән әлеге күренештә су анасы, убырлы карчык, рус әкияте геройлары - кем генә юк иде! Шулай ук бәйрәмдә алтын балык әкияте персонажлары да катнашты. Аларны башкаручы балалар бик матур итеп үз рольләренә керә белделәр. Алай гына да түгел, аларның һәркайсы әкият геройлары сыйфатында җырга-биюгә сәләтләрен дә күрсәтте. Әйтик, су аналарының сокландыргыч, ә убырлы карчыкның себерке өстендә башкарган шаян биюе һәркемнең күңеленә кереп калды.

Театральләштерелгән күренештән соң да бәйрәм тәмамланмады. Виктор Белов белән Людмила Белова балалар арасында кызыклы уеннар һәм спорт ярышлары уздырды. Күзләрен бәйләп уенчык кисү, капчык, ласта киеп йөгерү, чүлмәк вату, йөзү буенча кызлар һәм малайлар арасында ярышлар, трамплиннан суга сикерү - бер генә кеше дә бу көнне тик утырмады. Әлбәттә, һәр ярыштагы кебек үк, биредә дә җиңүчеләр билгеләнде.

Трамплиннан суга сикерү буенча, малайлар арасында I урынны - Нәфис Габдикеев яулады, II урынны - Руслан Садыйков, III урынны - Эмиль Берфенев алды. Кызлар арасында исә I урынны - Ангелина Егорова, II урынны - Снежанна Жданова, III урынны - Ксения Жданова яулады. Йөзү буенча ярышларда малайлар арасында иң көчлесе Эдуард Нәҗмиев булды. I, II урыннарны Руслан Веретенников, Никита Капитонов, Владимир Белов үзара бүлеште. Кызлар арасында иң тиз йөзүче дип Снежанна Жданова табылды. I, II урыннарны аның көндәшләре Ксения Жданова һәм Анжела Веретенникова алды.

Ярышта көч сынашкан егетләр-кызлар һәм килгән кунаклар бәйрәмдә кайнар, тәмле пылау, тәм-том белән сыйлана алдылар. Әлеге бәйрәмдә балалар да, аларның ата-аналары да канәгать булып рәхәтләнеп ял иттеләр, дип хәбәр итте Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев