Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нефтебазада – сәламәтлек йорты 

Бәтке авыл җирлегенә кергән Нефтебаза поселогында заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл җирлекләрендә, поселокларда иң мөһим объектларның берсе булган бу мобиль бина «ФАПларны һәм табиблык амбулаторияләрен үстерү» региональ программасы кысаларында төзелде. Аны ачуда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәбибуллин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов катнашты. 

ФАП ачылу тантаналы бәйрәм төсен алды. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары халыкның күңелен күтәрде. Заманча фельдшер-акушерлык пункты иркен, якты, эче-тышы «көлеп» тора. Биредә балаларны кабул итү өчен махсус кабинетка кадәр бар. Шунысы игътибарга лаек – санузел бүлмәсе инвалидларны да күздә тотып эшләнгән. Фельдшер Александра Крюкова санузел бүлмәсендә душ булуына бик сөенә: «Яшерен-батырын түгел, поселокта төрле гаиләләр бар. Кайвакыт педикулезлы балаларның башын-чәчен чистарту процедуралары ясарга туры килә. Иске медпункттагы шартлар белән хәзергесен чагыштырып та булмый. Егерме ике ел шушы поселок халкына хезмәт күрсәтү дәверендә кешеләрне бик авыр хәлләрдән чыгарган очраклар күп булды. Чөнки авыл җирлегендә эшләүче фельдшер ул табиб та, акушерка да, вакыт-вакыт хирург та, кешеләрнең күңел яраларын дәвалаучы психолог та, социаль хезмәткәр дә, хәтта ки полиция хезмәткәре роленә кергән чаклар да була. Халык сәламәтлеген саклау, фельдшерларның хезмәтен җиңеләйтү өчен менә шундый ФАПлар барлык авылларда да булсын иде ул. Элекке медпунктыбыз арендаланган бинада, икенче катта булганлыктан, өлкән яшьтәгеләргә, инвалидларга икенче катка менү-төшүләр бик уңайсыз иде. Ә бит ФАПта елына кимендә 2400ләп кешене кабул итәбез. Менә биредә баскычлар тәбәнәк, уңайлы итеп эшләнгән, аяк таймасын өчен махсус материал белән тышланган, инвалидлар өчен уңайлы, култыксалы пандус та бар. Балалар кабул итү өчен махсус кабинетның булуына да бик шатландым. Нефтебаза поселогында 18 яшькә кадәрге 69 бала исәптә, быел 3 нарасый туды. Елына кимендә йөз тапкыр сабыйларга патронаж хезмәте күрсәтелә», – ди үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Александра Крюкова.
Әңгәмәгә шушы поселокта ярты гасыр яшәүче Людмила Николаева кушыла: «Безнең Шура бик кешелекле, ачык йөзле фельдшер. Чын мәгънәсендә шәфкать туташы. Ике дистә елдан артык поселок халкына хезмәт күрсәткәндә күпме кешенең кайгысын уртаклашырга, шатлыгын бүлешергә туры килде аңа. Дөньяга килгәнне каршы ала, мәңгелеккә киткәннәрне озата ул. Тормышта нинди генә хәлләр булмый: беренче ярдәм күрсәтү өчен кыюлык, тиз арада үзеңне кулга ала белү дә кирәк бит. Шундый җыйнак кына, нәфис кенә Александрабызда батырлык та, тәвәккәллек тә булуына сокланам. Сүзе белән күңел яраларын дәвалый белә. Шурабызны поселогыбызга төшкән яшь килен буларак та, фельдшер буларак та, баштан ук үк үз иттем. Кемгә нинди ярдәм кирәк, авырсынмыйча, кешеләрне һич араламыйча, кулыннан килгәнчә булыша. Нефтебазада яшәүче барлык пенсионерлар исеменнән аңа рәхмәтемне белдерәм, – ди ул.
Шушында 45 ел яшәүче, гомере буе баш инженер булып эшләгән Владимир Скоробогатов ФАП ачылу уңаеннан рәхмәтен белдерде: «Поселогыбызны заманча ФАПлы итүдә өлеш керткән җитәкчеләргә, төзүчеләргә барлык халык исеменнән рәхмәт», – диде. Халык аның чыгышын хуплады. 
ФАП ачылу тантанасында катнашкан хакимият вәкилләре дә, баш табиб та Нефтебаза халкына изге теләкләрен юллап: «Чирләмәгез. Фельдшер-акушерлык пункты сәламәтлек йорты булсын. Анда бары тик профилактика максатыннан, прививкалар ясау нияте белән килергә язсын», – диделәр. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев