Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейга тарихи экспонатлар кабул итәбез

Иске Абдул авылында менә 10 елга якын инде әфганчы ветераннар тарафыннан оештырылган Гиндукуш хәрби дан музее эшләп килә. Ул тарихка әфганчылар музее дип кереп калыр, мөгаен! Шушы вакыт эчендә музеебызда республика җитәкчеләре: Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов, халык җырчысы Хәния Фәрхи, Вьетнам һәм Дания делегацияләре, Үзбәкстан кунаклары килеп, эшебезгә югары бәя биреп киттеләр. Шулай ук республикабызның бик күп районнарыннан укучылар, ветераннар һәм тарихыбызга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә битараф булмаган кешеләр музеебыз белән танышып киттеләр.

15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгуга 30 ел, ә «Гиндукуш» музее ачылуга 10 ел тула. Быел республика программасы буенча мәдәният йорты бик күркәм итеп ремонтланды. Музейның үзендә дә яңа экспозицияләр, яңа күргәзмәләр булачак. Шулай ук «Хезмәт даны залы» ачылачак. Әлеге залда авыл тормышы, хезмәт кешесе, районыбызның күренекле шәхесләре турында экспозицияләр урын алачак. Шушы нисбәттән музей «Чорма» операциясе игълан итә. Өй һәм мунча түбәләрендә, сарай-келәтләрдә кирәксез булып ятучы йорт-җир кирәк-яраклары (сандык, самовар, чигелгән кашагалар, картиналар, радио, тегү машиналары, туку станоклары һәм башкалар), совет заманы тәңкәләре, значок, документлар, граммофон, пластинкалар, киемнәр, савыт-саба, китаплар, открытка, фотолар, гәҗит-журналлар, чыршы уенчыклары һәм башкаларны алып килергә була. Без боларның барысын да музейга бүләккә кабул итәбез.
Районыбыз тарихын тирәнрәк һәм ассызыклап күрсәтү өчен үзегездән өлеш кертергә чакырабыз. Ә бездән сезгә истәлекле бүләк булачак. Хәбәрләшү өчен телефон 37-07-53, 8 919-627-10-84. Көтеп калабыз.

Айбулат Якупов, 
Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев