Бу көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бара. Искә төшерәбез, муниципаль берәмлекләргә сайлаулар агымдагы елның 13 сентябрендә үтәчәк.
Документлар кабул итү 14 июльдә башланган иде. Сайлау комиссиясенең кандидатларны теркәү буенча беренче утырышы 21 июльдә үтте. 23 июльгә Борды, Кече Шилнә, Боерган авыл җирлекләре буенча...
Бу көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бара. Искә төшерәбез, муниципаль берәмлекләргә сайлаулар агымдагы елның 13 сентябрендә үтәчәк.
Документлар кабул итү 14 июльдә башланган иде. Сайлау комиссиясенең кандидатларны теркәү буенча беренче утырышы 21 июльдә үтте. 23 июльгә Борды, Кече Шилнә, Боерган авыл җирлекләре буенча 25 кандидат теркәлде. Алар - «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән, «Гадел Россия», «ЛДПР», Россия ветераннары» партияләреннән һәм үз-үзләрен күрсәтүчеләр. Теркәлүчеләр арасында предприятие, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, эшчеләр бар. Яшь категориясенә килгәндә, исемлекне, нигездә, 40 яшьтән узганнар тәшкил итә. Шулай ук яшьләр, ветераннар да бар.
Муниципаль берәмлекләргә депутат булырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 3 сентябрьгә 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 23 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, комиссиягә әлегә 148 гариза кергән.
Район муниципаль берәмлекләрендә бер мандатлы 199 округ исәпләнә. Шулай булгач, 13 сентябрьдә 199 депутат сайланачак дигән сүз.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев