Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәсьәләдән читтә калмагыз

Исәнмесез, хөрмәтле «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре! Соңгы вакытта район авылларында почта хезмәтенең начар оештырылуы турында күп сөйлибез, газетада мәкаләләр дә күп басыла. Ләкин йөк һаман урынында, дигәндәй, бу мәсьәләне хәл итүче генә юк. Безнең Биклән авылында да сакаллы проблемага әйләнде инде ул. 

Хәзер бит почта бүлекләре газета-журнал таратудан бигрәк сәүдә итү урынына әйләнеп бара. Кызганычка каршы, анда китерелгән товарларның бәясе кыйммәт. Халыкны бит алдап булмый, ул кирәк әйберсен якындагы кибеткә кереп, очсызрак бәядән сатып ала. Ә товар сатылмагач, почта бүлегенең табышы юк. 
Икенче ягы да бар, почта хезмәткәренең эш хакы түбән, дибез. Килешәм. Ләкин өйдә эшсез утыручылар да күп бит. Нигә кереп эшләмәскә? 
Без өлкәннәр газета-журналларсыз тора алмаган буын бит. Матбугатка язылу чоры җитсә, борчыла башлыйбыз. Укыйсы килә, ә килеп җитәрме соң ул газета миңа? Быел да менә 2021 ел өчен язылыр вакыт җитте. Нишләргә дә белгән юк. Заказлы хатлар, посылкалар да килеп тора. Аларны ничек алырбыз? Торак-коммуналь хезмәтләр өчен ничек түләрбез? 
Җитәкчелек, авыл депутатлары бу мәсьәләне читтә калдырмасыннар, аны чишүгә ныклап тотынсыннар иде.

Асия Фәйзуллина, Биклән авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе. 
/ Л. Инчина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев