Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Монреаль татарлары Канада халкына “Беренче театр” тамашасын күрсәтәчәк

Галиәсгар Камалның "Беренче театр" пьесасы буенча куелган тамаша 8 апрельдә тәкъдим ителә. 8 апрельдә Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар Канада халкына классик язучы Галиәсгар Камалның "Беренче театр" пьесасы буенча куелган тамашаны тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәлахетдинова хәбәр итте. Алимә сүзләренчә, аларның халыкны башка татар...

Галиәсгар Камалның "Беренче театр" пьесасы буенча куелган тамаша 8 апрельдә тәкъдим ителә.

8 апрельдә Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар Канада халкына классик язучы Галиәсгар Камалның "Беренче театр" пьесасы буенча куелган тамашаны тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәлахетдинова хәбәр итте.

Алимә сүзләренчә, аларның халыкны башка татар шәхесләре белән дә таныштырасылары килә. "Апрель аенда Г.Тукай кичәләрен оештыру традицияләребез бар. Әмма сүз гел Г.Тукай белән М.Җәлил турында бара дип, без Канада халкын башка шәхесләр белән дә таныштырырга булдык", - диде ул.

Алимә күптәннән белем киңәйтүче чаралар ясарга теләгәнен әйтте.

Аның сүзләренчә, Кытай татарлары Нүрия Килки һәм Фәридә Бикбайның без Кытайда яшәгәндә яшьләр гел театр куеп йөрделәр, дип сөйләгәннәре булган. "Алар хәтта мемуарларында да театрлар турында күп яздылар. Гаяз Исхакый пьесаларын куя идек дип тә сөйләделәр. Шулай итеп, без дә театр куеп карыйк әле дип уйладык", - диде Алимә.

Тамаша башланыр алдыннан "Татар театрының тарихы, мәшһүр кешеләре" лекция-презентация булачак.

Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле театрга әзерләнү эшләрен алып баруның бик күп уңай якларын күрүен сөйләде. "Беренчедән, ул татарча текст өйрәнүләре, даими очрашулар. Бу эшләрне алып барганда дуслык мөнәсәбәтләребез тагын да ныгайды кебек. Атна саен репетицияләр кунакка баруга әйләнеп куя. Бик тә күңелле. Балалар да бик кызыксына, аларны катнаштырыр өчен аерым эпизод та ясадык. Бәлки киләчәктә балалар өчен спектакль ясарбыз әле. Ниятләребез бар", - диде ул.

Бу пьеса Канадада беренче тапкыр куела. "Беренче театр" пьесасы бик символик монда. Һәм ул чынлап та беренче. Комедия жанрында булуы белән дә җиңел һәм рәхәт барыр дип уйлыйм", - диде Алимә.

Кастинг мәсьәләсе генә бераз кыенрак булган. "Чит илдә татарча сөйләшә белгән кеше тапсаң, бик әйбәт", - ди ул.

Тамашада катнашмаган балалар Габдулла Тукайның "Театр" шигырен өйрәнгән. "Аз булса да, татарча сүзләр керә. Бик дулкынланып көтәбез, матур чыгачак дип өметләнәбез", - дип сөйләде Алимә.

Татар җәмгыяте вәкиле аерым рәхмәтен Камилә Чемодановага белдерде. "Камилә безнең һәрбер чараны бизәүче, һәрбер чарага афишалар, матур милли бизәкләр ясаучы кызыбыз. Бу юлы да ул үз теләге белән артистлар өчен значоклар ясады. Афишасы да бик матур килеп чыкты. Афиша безнең беренче театрыбызны ниндидер зур чара итеп күрсәтә", - диде ул.

Алар балалар арасында рәсем конкурсы үткәргән. "Конкурсны Марина Абдуллина тәкъдим итте. Театр темасына багышланган рәсем ясарга кирәк. Җиңүчеләрнең рәсемнәре чара программасына кертеләчәк", - диде ул.

Программа эпизодлап инглиз телендә дә язылган. "Татарча аңлап бетермәгән кешеләр укып аңлый алачаклар", - ди Алимә.

"Без үзебез бергәләшеп бер-беребезгә нык терәк. Уфа шәһәреннән балалар янына күченгән Хәйретдиновлар гаиләсе бик булыша. Индира апаның зур оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Театрлар да куйдылар алар. Аның киңәшләре бик булыша. Ул театрыбызда суфлер булып тора. Ә егетебез Савган Хайретдинов - чын артист. Сәхнәгә чыкса, аңа авыз ачып карап утырасың", - дип сөйләде Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәлахетдинова.

Татар классигы Галиәсгар Камалның "Беренче театр" пьесасы буенча куелган тамаша Монреальдә 8 апрельдә сәгать 15.00 халыкка тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев