Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өмәләр башланды

1 апрельдән 31 майга кадәр, традиция буенча, республикада санитар-экология икеайлыгы дәвам итәчәк. Яз соңарып килү сәбәпле, чистарту-җыештыру эшләрен тулы куәткә алып барырга әле иртәрәк. Әмма көннәр җылытуга таба бара, кар тиз эри, ә көртләр астыннан кыш әйләнәсе җыелган чүп-чар чыга тора. Шуңа да үткән атнада район хакимияте бинасында эшләүчеләр, район...

1 апрельдән 31 майга кадәр, традиция буенча, республикада санитар-экология икеайлыгы дәвам итәчәк. Яз соңарып килү сәбәпле, чистарту-җыештыру эшләрен тулы куәткә алып барырга әле иртәрәк. Әмма көннәр җылытуга таба бара, кар тиз эри, ә көртләр астыннан кыш әйләнәсе җыелган чүп-чар чыга тора. Шуңа да үткән атнада район хакимияте бинасында эшләүчеләр, район хезмәткәрләре, авыл җирлекләре, башка оешма-учреждениеләрдә хезмәт куючылар үз территорияләрен җыештыра башладылар инде.

Шулай ук авылларда урам-тыкрыкларны, клуб, мәктәп, кибет тирәләрен, паркларны җыештыру, чүп-чардан арындыру мөһим. Йорт-җирдә җыелган чүп-чарны бары тик махсус билгеләнгән урыннарга гына түгәргә кирәк.

Районнарда оешма, предприятие, хуҗалык тирә-яннарын чистартып-җыештырудан тыш, быел да, икеайлык барышында, тиешсез урыннарда чүплекләр хасил булуны ачыклау эше башкарылачак. Моннан тыш, җәмәгатьчелек үзе дә актив катнаша һәм җитешсезлекләр турында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталындагы «Халык контроле»нә җиткерә ала.

Үткән ялларда редакциянең электрон почтасына да, WhatsApp мессенджеры аркылы да райондашларыбыздан күп хәбәрләр килде. Алар үз авыл җирлекләрендә оештырылган чистарту өмәләре турында яздылар. «Бердәмлектә - көч» дигән гыйбарәгә ияреп, тукайлыларның эшенә «Афәрин» диясе килә һәм мондый игелекле эшне ел әйләнәсендә башкаруларын теләп калабыз.

Фото «ВКонтакте» социаль челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев