Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авыл җирлекләрен Яңа ел белән котлады

27 декабрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авыл җирлекләренә караган кече авыл Калинин һәм Яңа Җирекле халкын Яңа ел белән котлады. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Мәдәният йортында эшләп килүче "Кәмит компания" театр түгәрәге әгъзалары Эдуард Гаврилов һәм Наталья Маракина Кыш бабай...

27 декабрь көнне Мәләкәс авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз авыл җирлекләренә караган кече авыл Калинин һәм Яңа Җирекле халкын Яңа ел белән котлады. Бу чарада авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Мәдәният йортында эшләп килүче "Кәмит компания" театр түгәрәге әгъзалары Эдуард Гаврилов һәм Наталья Маракина Кыш бабай белән Кар кызы исеменнән авыл халкын биетте, җырлатты һәм бүләкләде. Авылга Кыш бабай һәм Кар кызы килүенә бигрәк тә бала-чага сөенде, дип хәбәр итә китапханәче Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев