Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс авылының хезмәт ветераны Николай Евграфовны мәдәният хезмәткәрләре олылаган

Җир йөзендә тырыш, гадел, сабыр холыклы, җитез, зирәк һәм дә тормыш сөючән кешеләр була. Мәләкәс авылында гомер итүче хезмәт ветераны Николай Федорович Евграфов менә шундый затларның берсе. Николай Федорович шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе механизатор, көнне - төнгә ялгап колхоз басуларыннан кайтып кермичә иген...

Җир йөзендә тырыш, гадел, сабыр холыклы, җитез, зирәк һәм дә тормыш сөючән кешеләр була. Мәләкәс авылында гомер итүче хезмәт ветераны Николай Федорович Евграфов менә шундый затларның берсе. Николай Федорович шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул гомере буе механизатор, көнне - төнгә ялгап колхоз басуларыннан кайтып кермичә иген үстерүдә эшләгән. Тормыш иптәше Мария белән 54 ел гомер итеп, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хэзер инде юбилярның оныкчыклары да бар. Николай Федорович бүгенге көндә актив тормыш алып бара. Ул күпләргә үрнәк булырлык кеше, хәзер дә китапханәнең актив укучысы, ул ветераннар оешмасы оештырган спорт ярышларыннан да читтә калмый. Николай Федорович "Питрау" фольклор коллективының солисты - җырга -моңга гашыйк кеше, авылда узган бер бәйрәм дә аннан башка үтми, ул һәрчак сәхнә түрендә. "Яшь чагымда җырлый-җырлый кырда эшләдем, сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килмәде"- ди ул.

Ветераныбызны гомер бәйрәме белән котлау өчен истәлекле бүләк алып, без мәдәният хезмәткәрләре, Евграфовлар йортына юнәлдек. Без килгәндә юбилярны тәбрикләргә туган-тумачалары, балалары җыелган иде. Николай Федорович үзе исә, калын-калын җыр китапларын таратып салган, якыннарына башкару өчен җыр сайлау белән мәшгуль иде. Билгеле, сәнгатькә гашыйк кешегә иң зур бүләк - җыр, без дә аңа юбилее белән котлап үзебезнең матур җырларыбызны бүләк иттек.

Без чын күңелебездән Николай Федоровичка җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, тормыш иптәше Мария Федоровна белән бергәләп озын гомер кичерүләрен телибез, дип хәбәр итә Мәләкәс авылы китапханәчесе Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев