Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәй җирлегендә Республика көнен төрле милләт ашлары һәм җыр-биюләре белән билгеләп үттеләр(фото)

28 нче август көнне Яңа поселогы мәдәният йорты каршында, китапханә белән берлектә, Татарстан Республикасынын мөстәкыйллеген кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган бик зур бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәм балаларның веломарофоны белән башланып ките. Кечкенәләр бер километрлы, ә өлкән сыйныф укучылары ике километр араны зур тизлек белэн ярышып уздылар. 1- 4 сыйныфка...

28 нче август көнне Яңа поселогы мәдәният йорты каршында, китапханә белән берлектә, Татарстан Республикасынын мөстәкыйллеген кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган бик зур бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәм балаларның веломарофоны белән башланып ките. Кечкенәләр бер километрлы, ә өлкән сыйныф укучылары ике километр араны зур тизлек белэн ярышып уздылар.

1- 4 сыйныфка кадәр күрсәткечләр арасында: беренче урынны - Вәкил Хөсәенов, икенче урынны - Ирек Садретдинов, өченче урынны Нияз Фазылҗанов алдылар. 5-6 нчы сыйныфлар арасында беренче урынны - Айзат Миңнегәрәев, икенче урынны - Денис Захаров, өченче урынны - Илсур Әхмәтов, 6-7 нче сыйныфлар арасында беренчелекне - Динар Салахов, икенче урынны - Риназ Әминов, өченче урынны Данил Сапожников алды. Хөкемдарлар - балалар спорт мәктәбе хезмәткәрләре Альфира Сәләхова һәм Нәзилә Добрынина аларны алкышларга күмеп каршы алдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан Гимны яңгырады һәм бәйрәмнең икенче өлеше башланды. Әҗмәкәй җирле үзидарә авыл Советы рәисе урынбасары Кадрия Госманова бар халыкны бәйрәм белән тәбрик итте. Сәхнә түренә милли киемнәрдән мәдәният йорты директоры Сәрия Ахсанова (татар кызы) һәм китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова (рус кызы) чыктылар. Поселогыбызда барлыгы 11 милләт халкы яши һәм алар дус-тату булып гомер итәләр. Мәдәният хезмәткәрләренен максаты - барлык милләтләрне дә сәхнәгә күтәрү иде. Бу көнне безгә җиде милләт халкын күрергә насыйп булды. Бу бәйрәмне «Халыклар дуслыгы» - дип атасак та ялгыш булмас .

Татар халык моңы астында сәхнәгә Яңа поселогы «Чишмә» фольклор коллективы белән берлектә мәктәп укучылары Айгөл Нуретдинова, Алия Госманова, Вәкил Хөсәенов чыктылар. Гөлчәчәк Ибрагимова үзе пешереп килгән чәк-чәкне яклап, өздереп җырлап җибәрде. Айгөл Нуретдинованын дәү әнисе Зәлинә апа йөрәк җылысын кушып пешергән, телеңне йотардай бәлеш күргәч, авылыбызның яшь егете Айрат Салахетдинов очып-очып татар биюен башлады. Бәйрәм халкы бердәм рәвештә биюне күтәреп алды. Баянчы Рифкать Абдуллинга кушылып социаль хезмәткәр Зөлфия Окунева халык җыры белән татар милләтенең чыгышын тәмамлады.

Әкрен генә мишәрләр көе агыла. Мишәр халкынын милли ризыгы - жәймә күтәреп, Яңа поселогының социаль хезмәткәре Рәзинә Вәлиева һәм мәктәп укучысы Наилә Бадикова чыктылар һәм бу ризыкның килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар.

Сәхнәгә ут күршеләребез Олы Шилнә авылыннан килгән кунакларыбыз - «Росинка» рус фольклор коллективы күтәрелде. Җитәкчесе Нина Беспалова. Алар икмәккә мәдхия укыдылар, берсеннән-берсе матур рус җырларын бүләк иттеләр.

Чуаш халык музыкасы астында Лидия Князева һәм яшь җырчыбыз Динара Хайруллина, чуаш халкының уңган- булганлыгын, төрле яшелчә үстерүдә осталыкларын сөйләп, яшелчәләр алып килгәннәр иде. Мәйданга чуваш халкының шаян җыры таралды.

Башкорт бию көе ишетелүгә, тамашачылар башкорт милли киеменә киенгән Гүзәлия Попова, Сөмбел Хөсәенова, Екатерина Пономареваларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Артистларыбыз башкорт халкының данлыклы ризыгы - бал турында сөйләделәр һәм милли биюен бүләк иттеләр.

Сәхнәдә үзбәк халык көе башланды. Нурия Абдуллина һәм Зарина Янгирова милли ризык - үзбәк пылавын яклап, халык биюе белән чыгыш ясадылар.

Керәшен халык көе астында сәхнәгә әниле-киленле Семенова Анастасия апа белән Надежда һәм Зарипова Галия апа чыктылар. Настя апа керәшен халкының милли ризыклары кәбестә һәм кишер пирогларын пешереп килгән иде. Килене Надя керәшеннәргә генә хас моң белән, халык җырын башкарды.

София Ротарунын «Я, ты, он, она, вместе дружная семья!» җыры бер кешене дә битараф калдырмады. Мәйдан «Халыклар дуслыгы» - биюенә күмелде. Бәйрәм бөтен халык башкаруында «Мин яратам сине Татарстан» җыры белән тәмамланды.

Бәйрәмне оештыруда үзләренең киңәшләре белән ярдәм иткән Яңа - поселогы урта мәктәп укытучылары коллективына, бәйрәмдә катнашкан укучыларга һәм барлык катнашучыларга, килгән кунакларга, зур рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итә Яңа поселогы мәдәният йорты директоры: Сәрия Ахсанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев