Мәктәпләрдә куркынычсызлык атналыгы башланды
21 сентябрьдән 28енә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык атнасы үткәрәчәкләр. Бу көннәрдә алар балалар һәм аларның әти-әниләре каршында юлда үз-үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячаклар, балаларны яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнәрдән йөртүгә зур игътибар биреләчәк, мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге паспортлары төзеләчәк яки яңартылачак, «өй - мәктәп - өй» куркынычсыз...
21 сентябрьдән 28енә кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык атнасы үткәрәчәкләр. Бу көннәрдә алар балалар һәм аларның әти-әниләре каршында юлда үз-үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячаклар, балаларны яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнәрдән йөртүгә зур игътибар биреләчәк, мәгариф учреждениеләрендә юл иминлеге паспортлары төзеләчәк яки яңартылачак, «өй - мәктәп - өй» куркынычсыз маршруты схемалары барланачак, ул күренә торган урынга эленәчәк, юл һәлакәтләре аеруча күп була торган участоклар, җәяүле балалар өчен куркыныч тудыручы территорияләр күздән кичереләчәк, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев