Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә герой исеме ничек бирелде?

Теләнче Тамак авыл җирлегенә керүче Казаклар авылында туып-үскән Нурми Шәрипов – районыбызның, халкыбызның данлы улы. Үз җирлегебездән чыккан геройлар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Нурми Хәләф улы Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән 1944 елның 23 сентябрендә бирелә. Бүген сүзем мәктәбебезгә Герой исеме бирелү тарихы турында.

Районыбызга Тукай исеме бирелгән елны (1976 ел) Теләнче Тамак урта мәктәбенең мәһабәт яңа бинасы укучыларны кабул итте. Бүгенге көндә ул Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен йөртә. Мәртәбәле исем бирелүнең тарихы болай. Нурми Шәрипов – безнең мәктәп укучысы, шушында комсомолга керә. Җиде сыйныфны безнең мәктәптә бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Зиһенле егет киномеханик булу хыялын тормышка ашырырга йөргәндә сугыш башлана – Нурми илне фашистлардан азат итәргә китә. 
Теләнче Тамак мәктә-бенең ишегалдында һәйкәл-солдат тора. Ул чагындагы мәктәп директоры Зөфәр Гыйниятуллин: «Һәйкәл сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны, якташларыбызны онытмавыбызны раслап торучы истәлек булыр», – дигән иде яңа бинаны ачу тантанасында. Һәм шулай булды да. 
Яңа мәктәп бинасын төзүдә янып-көеп йөр-
гән Зөфәр Гыйниятуллин фаҗигале вафат булгач директор вазыйфасын күп еллар миңа башкарырга туры килде. Ул елларда укучыларны патриотик рухта тәрбияләү өчен нинди генә чаралар үткәрмәдек. Мәктәптә Нурми Шәрипов исемендәге пионер отряды бар иде. Звенолар арасында Нурми Шәрипов исемендәге призга лаек булу өчен чаңгы ярышлары уздыра идек. Тора-бара герой призына мәктәп буенча чаңгы ярышлары үткәрә башладык. Тора-бара герой призына мәктәп буенча чаңгы ярышлары үткәрә башладык. Ике мәртәбә Теләнче Тамак территориясендә – Имәнлектә һәм РТС буендагы болында шушы призга район буенча чаңгы ярышлары узды. Күңелем шат, безнең башлангычны күтәреп алдылар, хәзер чаңгы ярышлары Яңа поселогында – һәр ягы җиренә җиткереп ясалган, шуу өчен барлык уңайлыклар тудырылган трассада үтә. 
Янәдән мәктәпкә күчик әле. Нурми Шәри-пов исемендәге отряд укучылары мәктәпне тәмамлаганчы Нурминың апасы Хәдичә апага шефлык итте. Хәдичә апа мәктәпнең иң актив, кадерле кунагы булды. Тормыш иптәше белән алар Украинаның Львов шәһәренә – Нурми Шәрипов күмелгән туганнар каберлеген зиярат кылырга бардылар. «Иң истәлеклесе – Нурминың иң соңгы батырлык эш-ләгән җирендә – Руда авылында булуыбыз», – дип сөйли иде Хәдичә апа. Бу авылның сигезьеллык мәктәбе Нурми Шәрипов исемен, тагын бер отряд герой якташыбыз исемен йөртә икән. Ике отряд (безнекеләр һәм шул авыл укучылары) хатлар алышты. Хәдичә апа бер укытучының хатирәсен дулкынланып сөйләгән иде. Ул кеше сугыш вакытында яшүсмер генә була. Шул яшүсмер фашистлар Руданцыны алгач су буена камышлыкка төшеп качкан. Нурминың калкулыкта гранатасын үз аягы астына ташлавын һәм үзен чолгап алган фашистларны да юк итеп, батырларча һәлак булуын үз күзләре белән күргән. Үсеп җиткәч ул кеше укытучы була һәм Хәдичә апаларга Нурми Шәриповның геройлыгы турында сөйли. 
Без эшләгән елларда мәктәбебездә комсомол комитеты патриотик кичәләр оештыра, шефлык эше киң колач белән бара иде. Ветераннар, тыл батырлары белән очрашулар еш оештырылды. Коллективта эрудицияле, белемле, үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучылар эшли иде. Район җитәкчелеге каршында да абруйлы булдык. Шул чорда кулга-кул тотынып эшләгән коллегаларыма рәхмәт. Безнең хезмәт коллективы, мәктәп укучылары герой якташыбыз Нурми Шәрипов исемен йөртергә хаклы иде. 
Мәгариф бүлеге, пар-тиянең район комитеты да бу исемне бирүгә бик риза. Педогогик киңәшмәдә көн тәртибенә шушы мәсьәләне куйдык – Теләнче Тамак урта мәктәбенә Нурми Шәрипов исемен бирергә кирәк. Бертавыштан карар кабул иттек. Тиешле документлар әзерләп, 1987 елның 20 маенда бер данәсен Казанга, икенчесен Мәскәүгә юлладык. Дулкынланып хәбәр көттек. Ниһаять! РСФСР Мәгариф министрлыгының 1990 елның 25 апрель, 116нчы санлы приказы нигезендә «Татарстан Республикасы Тукай районы Теләнче Тамак урта мәктәбенә Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәрипов исемен бирергә» дигән документ кайтты. 
Гомерем буе балаларга белем һәм тәрбия биргән педагог буларак, шактый озак еллар намуслы хезмәтем кергән җирлек – Теләнче Тамак гомумбелем бирү мәктәбенең һәрвакыт алдынгы булуын күрәсем килә. Мәктәп укучылары герой якташыбыз исемен йөртүләре белән горурлансыннар, аңа охшарга тырышып, яхшы укысыннар, әдәпле-әхлаклы булсыннар дигән теләктә калам.

Гөлфидә Гыйниятуллина, элеккеге укытучы-методист, хезмәт ветераны.
/ Фото Г. Гыйниятуллина архивыннан. 
/ Рузилә Яхина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев