Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп музейлары яши әле

Безнең Мусабай-Завод мәктәбендә дүрт дистә ел инде музей эшләп килә. Ләкин кабинеттан кабинетка, урыннан урынга күчеп йөрү нәтиҗәсендә музей тулыланмаган, эшчәнлеге бер урында торган. Җыелган экспонатлар да акрынлап югалып, таралып беткән. Бер ел элек без музей эшенә ныклап тотынырга, аны баетырга булдык.  

Шушы бер елдан артык вакыт эчендә җыелган материал, экспонатлар музей фондына нигез булдылар. Мәктәп музееның хәзерге җитәкчесе Марина Хәмидуллина үз алдына авыл тарихын барлауны, аны укучыларга җиткерүне максат итеп куйды. Марина Нәзифовна материалларны мәктәпкә китереп биргәннәрен көтеп утырмый. Ул кешеләр белән аралаша, экспонатлар җыя һәм аларны туплый. Интернет челтәрләрендә музей фотоларын куя, авылдашларда кызыксыну уята. Мәктәп укучысында гына түгел, ә аларның ата-аналарында да патриотик хис уятырга кирәклеген белә.
Шушы көннәрдә мәктәп музеена кунакка Рәмзия Шәйхетдинова килде. Ул Мусабай-Заводта туып үскән, бүгенге көндә Чаллыда яши. Музейда Рәмзия Гомәровнаның үзе әзерләп биргән экспонатлары, шулай ук мәрхүм апасы Рузалия биргән материаллар урын алган. Әтиләре Гомәр абый Гайнетдиновның да документлары саклана.
Музейның бер өлеше авылча ясалышы белән элеккеге авыл өе мохитен тудыра. Анда Әби сыны урын алган. Йон эрли торган кабасы да үзеннән ерак түгел. «Әби»ебез музей эшчәнлеге белән бәйле конкурсларда да еш катнаша. 
Сул якта бирнә сандыгы. Аның өстендә Гомәр абый Гайнетдиновның сугыштан кайткан такта чемоданы. Мич башында шушы авыл гармунчысы Заһидулла Хәмидуллинның үзе белән сугыш кырын әйләнеп кайткан җан дусты – баяны. Чигүле тастымаллар – авыл өенең бизәге. Кулдан эшләнгән өстәл астында «каз» утыра.
Рәмзия апа музейның һәр почмагын хәтерендә калдырырга тырышып, кат-кат күзеннән кичерде, әтисенең сугыштан кайткач кигән костюмын күреп сөенеп куйды. «Рәхмәт сезгә әткәемнең киемнәрен барлап торганыгызга. Күрәм, мондагы барлык җиһазлар үз көчегез белән алынган, үз кулларыгыз белән ремонт ясалган», – дип үзе дә музейга матди ярдәм күрсәтте.
Соңгы бер елда музей республика күләмендәге төрле конкурсларда катнашып, урыннар алуга да иреште. Чөнки җитәкче алдына максат куя: «Без бу бәйгедә катнашырга тиеш!» – ди ул. Һәм катнаша да. Ә конкурска эшләрне тәкъдим итү зур әзерлек, вакыт сорый. 


Рәкыя Шәмсетдинова.
Мусабай-Завод авылы. 
/ Фотолар Мусабай-Завод мәктәбеннән алынды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев