Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мизгелне дә кулдан ычкындырмыйлар

Районыбыз аграрийлары малларны кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен һава торышының уңай килгән бер генә мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар. 

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны аеруча күп булган «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖендә терлекчелек тармагын сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен 2452 гектар сөрүлек җирләрендә көзге һәм сабан (язгы) культуралары, аерым алганда, бөртеклеләр чәчелгән. Техник культуралардан – рапс 200 гектар мәйданны били. Азык культуралары – берьеллык һәм күпьеллык үлән һәм кукуруз 3498 гектар җирдә чәчелгән. 
– Иген яхшы булыр дип өметләнәбез – уҗымнар әйбәт. Тамырдан тукландыру эшен башкарып чыктык. Сабан культураларын тамырдан тукландыру эше бара. Чүп үләннәренә каршы гербицидлар кертү эшен кичке якта башлап төнлә дәвам итәбез. Өстәмә тукландыру эшендә механизаторлар: Ринат Габидуллин, Илдар Гыймазов, Мөнир Насыйров, Фәнис Харисов зур тырышлык күрсәттеләр, – ди баш агроном.
– Яшел урак өстендә көннәрнең аяз булуы мөһим. Игенченең күзе – күктә. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса – аграрий өчен зур бәхет. Максатыбыз – быелгы җәйдә 1650 тонна күпьеллык һәм берьеллык үлән чабып җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләү. Күпьеллык үләннәрдән 7850 тонна сенаж салырга ниятләп торабыз. Бүгенгесе көнгә күпьеллык үләннәрдән  843 тоннадан артык сенаж салдык, – ди «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖе җитәкчесе, тәҗрибәле аграрий Марат Сафин.
 «Ягуар» комбаинында Назыйм Вәлиев, «Дон» азык җыю техникасы белән идарә итүче Ирек Зыятдинов һәм яшел массаны ташучы машина йөртүчеләр Рифкать Сәгыйдуллин, Фәнил Дәүләтшин, Илгиз Сәйфуллин, Фәндүс Харисов,  Рәмзил Сәгыйдуллин, Айрат Сәгыйдуллинар өчен эшнең иң кызу чоры. Алар яшел массаның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмәү өчен бар көчләрен куялар. 
Печән әзерләүче механизаторлар аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга ашыга. Mac Don М155 – куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән үлән чабучы Андрей Беспалов, аның ярдәмчесе Илгиз Дәүләтгәрәев һәм чабылган үләннәрне теземнәргә салучы Фәнис Имамов, Илмир Габидуллиннар, печәнне пресслаучылар: Айнур Габидуллин, Илнур Җәләлетдинов, Васил Гатиуллин, Наил Гатиуллин, Илсур Шаяхмәтов тырышлыгы нәтиҗәсендә 100 тонна печән төргәкләргә төрелеп фермаларга ташып өеп куелган.
– Явым-төшем күп булган елларда мал азыгы кинәнеп үсә. Сезонына өчәр тапкыр үлән чапкан чаклар була. Быел күпьеллык үләннәр чапкыч биеклегендә үсте,  – дип әңгәмәгә кушыла Мас Don M155 маркалы үләп чапкыч белән идарә итүче тәҗрибәле механизатор Андрей Беспалов.  Унынчы сезонын Mac Don комбайны белән идарә итүче уңган механизатор остазлык вазыйфасын да башкара. Ул – Казан аграр университеты студенты Илгиз  Дәүләтгәрәевне авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү, басу-кырда эшләү серләренә төшендерә. Илгиз Дәүләтгәрәев – «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиясе ҖЧҖе стипендиаты. 
 – Авыл хуҗалыгында төрле тармаклар буенча яшь белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр һәрвакыт кирәк. Югары һәм махсус һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлап җирлегебезгә кайтып төпләнергә теләгән яшьләрне колач җәеп каршы алабыз. Бөтен өмет – аларда. Киләчәгебез – төпле белемле, булсынга дип, ихластан эшләүче яшьләр кулында. Беренче курсны тәмамлап җәйге каникулга кайткан   Илгиз Дәүләтгәрәев җиң сызганып мал азыгы әзерләү эшенә кереште. Менә шундый үз халкын, туган җирен яраткан эшсөяр егетләрнең булуы күңелне күтәрә. Алдагысы көнне уйлап, киләчәкне күзаллап эш иткәндә генә авыл хуҗалыгы тармагында уңышка ирешеп була. Кадрларга кытлык булмасын дисәң, үз җирлегеңдә туып-үскән егет-кызларны  авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укыту һәм туган якка әйләнеп кайтырлык итеп эш һәм яшәү шартлары тудыру кирәк. Бездә бу алым уңышлы гына тормышка ашып килә, – ди авылның киләчәге турында төптән уйлап эш итүче булдыклы җитәкче Марат Тәлгать улы Сафин. 
 «Сәйдәшев» исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ҖЧҖнә иртәнге якта килдек. Көчле яңгырлардан соң басу-кырлар әлегә юеш булганга аграрийлар авыл хуҗалыгы техникасы паркында эш белән мәшгульләр. Игенчеләр кояшны тыннары белән  тартып алырдай булып көннең аязганын көткән вакытны да файдалы итеп уздыралар – комбаиннарын, чапкычларын, авыр йөк ташу автомобильләренең «сәламәтлеген» – техниканың төзеклеген тагын бер кат күздән кичерәләр. Һәммәсе басуга чыгарга атлыгып тора. Дөресен әйтергә кирәк, аларның – тәннәре биредә булса булса да, күңелләре белән  басуда булуын йөзләренннән укырга була иде. 
Төшкелектә басу-кырлар бераз җилләде һәм кыр кораблары «зөбәрҗәти диңгез»дә колач салып яшел массаны чаба башладылар. 
– Терлек азыгы әзерләүче төркемдә яшьләрнең аеруча күп булуы иңгә канатлар куя. Алар янында үзең дә яшәреп китәсең. Без – дистә еллар буе басу-кырлар эшкәрткән, язгы чәчү һәм урып-җыю чорында иңне иңгә куеп эшләгән кешеләр бит инде. Ел елга охшамый. Төрле сынауларны үттек: артык эссе һәм корылыклы, яңгырлы һәм салкынча җәйләрне дә күрдек. Шуңа да, аяз көннең бер генә минутын да әрәмгә уздырмаска тырышабыз. Йокыдан уянуга: «Һава торышы уңай килеп рәхәтләнеп эшләргә язсын» дигән изге теләк белән эш көнебез башлана, – ди өлкән буын механизаторлар.
Игенчеләрнең изге теләгенә без дә кушылабыз. Флора һәм фаунага, кешелеккә бары тик шифа китерердәй генә яңгырлар яусын. Нәкъ Г.Тукай шигырендәгечә: «Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын!»

/автор фотолары

 
 

Реклама

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X