Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мисс Россия” исемен чуваш студенткасы яулады

Бәйге финалында Юлия Полячихина таҗ, 3 млн сум акча һәм автомобильгә ия булды. "Мисс Россия-2018" абруйлы титулын Чувашстан кызы Юлия Полячихина яулады, дип хәбәр итә ТАСС. Конкурс финалы 14 апрельдә "Барвиха" концерт залында узды. Кызларга жюрида башкалар белән бергә "Дөнья гүзәле" Ксения Сухинова һәм җырчы Дмитрий Маликов та бәя биргән....

Бәйге финалында Юлия Полячихина таҗ, 3 млн сум акча һәм автомобильгә ия булды.

"Мисс Россия-2018" абруйлы титулын Чувашстан кызы Юлия Полячихина яулады, дип хәбәр итә ТАСС.

Конкурс финалы 14 апрельдә "Барвиха" концерт залында узды. Кызларга жюрида башкалар белән бергә "Дөнья гүзәле" Ксения Сухинова һәм җырчы Дмитрий Маликов та бәя биргән. "Мисс Россия-2017" иясе Полина Попова җиңүче исемен атаган һәм бер ел "әкияттә яшәячәген" әйткән. Полячихина бик бәхетле мизгелләр кичерүен җиткергән. Хәзерге вакытта Юлия модель булып эшли һәм журналистика факультетында укый. Ул балачактан спорт белән шөгыльләнгән, республиканың фитнес-аэробика буенча җыелмасында булган.

Алдан Полячихина "Мисс Чувашия" титулын яулаган булган. Россия гүзәле булу аңа яңа горизонтлар ача - ул "Дөнья гүзәле" һәм "Галәм гүзәле" бәйгеләрендә катнашачак.

Бәйге финалында Юлия Полячихина яңа таҗ, 3 млн сум акча һәи автомобильгә ия булды.

Тамашачылар тавышы нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Тувадан Норгьянма Монгуш, икенче Вице-мисс булып Якутиядән Наталья Строева, беренче Вице-мисс булып Белгородтан Виолетта Тюркина танылган.

Акчалата приздан кала һәр Вице-мисс Россиядә теләсә-кайсы югары уку йортына кереп уку хокукын ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев