Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам

Габдулла Тукай... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.., мөгаен. Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй сыйныфларда укыганда "Су анасын" өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Аның...

Габдулла Тукай... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.., мөгаен.
Тукай... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Бәләкәй сыйныфларда укыганда "Су анасын" өйрәнеп, "Туган тел" шигырен ятлап, аның тормышы белән танышкан идек. Аның " Исемдә калганнар" әсәрен , " Шүрәле" поэмасын укыгач, миндэ Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган, бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш сагалап йөри. Өйдән-өйгә, кулдан-кулга күчә Тукай. Ата-анасын яшьли югалта, ятим кала. "Артык кашык" булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.
Дөньядан китеп барганда, Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан, шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган. Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар терелекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый.

Аның нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы хәтердә кала.
Габдулла Тукай иҗаты- серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта, аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек.

Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь.

Мин дә татар булуым белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын белүем белән горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев