Милли үзенчәлекне ничек саклап калырга?
Кечкенә чагымда караңгы-кызыл төстәге балалар түбәтәен бик еш игътибар белән карагыным истә. Инде төсе бераз уңа төшкән бәрхет түбәтәйнең читләре кара тасма белән каймаланган, дүрт өлгесе дә бар яклап сәйләннәр белән чигелгән иде аның. Унике яшьләремдә микән, мәктәпкә кия торган кофтамның якасына чәчәкләр чиккәндә, шул түбәтәйдән берничә бөртек сәйләнне өзеп аласы иттем. Шактый таушалган түбәтәйнең бизәкләре инде коелып учыма төшәргә тора иде. Бүгенге тормыш ритмы безгә милли үзенчәлегебезне танып, аның бизәкләрен саклау мөмкинлеген калдырмый диярлек.
Табигый, без XVII гасыр милли киемен киеп урамга чыгып йөри алмыйбыз. Ләкин аның ниндидер элементларын, бизәген, бизәнү әйберләрен заманчалаштыра алыр идек.
Без Татарстанга 1992 елда кайттык һәм бер ел эчендә ике иске агач йортта яшәп алырга өлгердек. Беренчесенең хуҗалары татарлар, икенчесенеке руслар иде. Йортлар тышкы яктан, төзелеше белән һәм эчке җиһазланышы белән дә аерылып торалар иде.
Минем әнием яшь чагында Урал якларына әби янына кунакка кайткан чагында авыл карчыкларының кич утыруларын магнитофон тасмасына яздырып алган. Алар моң-сагышларын, кичерешләрен көйгә салып мөнәҗәт әйткәннәр. Безнең балалар бүген ана телләрендә сөйләшәме, аны аңлыймы соң? Мин Таҗикстанда туганмын, ундүрт яшемә кадәр Үзбәкстанда яшәдем. Кызганыч, ул милләтләрнең телләрен белә алмадым, ләкин аларның илләрендә бәхетле яшәвем өчен бик рәхмәтле. Без бүген башка милләт, башка дин кешеләрен ихтирам итәбезме? Минем фикеремчә, үз тамырларын, телен белмәгән кеше башкаларның тарихын һәм милли, дини үзенчәлекләрен дә танып бәяләргә сәләтле була алмый.
Лилия Җиһаншина,
Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев