Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли җанлы командирым

- 15 февраль, 23 февраль көннәре җитә башласа, армиядәге хезмәттәшем, әфган сугышында һәлак булган дустым Азат Хәсәновны искә төшерәм, - дип яза редакциягә даими хәбәрчебез Мәүлетҗан Хисамиев. - Үзе Тукай районында туып-үсмәсә дә, язмышы безнең җирлек белән бәйле иде аның. Мерәс авылы кызы Фәйрүзәгә өйләнгән, ике ул үстергәннәр. Бер уллары...

- 15 февраль, 23 февраль көннәре җитә башласа, армиядәге хезмәттәшем, әфган сугышында һәлак булган дустым Азат Хәсәновны искә төшерәм, - дип яза редакциягә даими хәбәрчебез Мәүлетҗан Хисамиев. - Үзе Тукай районында туып-үсмәсә дә, язмышы безнең җирлек белән бәйле иде аның. Мерәс авылы кызы Фәйрүзәгә өйләнгән, ике ул үстергәннәр. Бер уллары язмышын шулай ук хәрби хезмәт белән бәйләгән, икенчесе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Бүген Торнаташ авылында Хәсәновларның туганнары - Әбүзәр Минһаҗев, Әлфия яшиләр. Фәйрүзә ханым хәзерге вакытта ерак Свердловск якларында гомер итсә дә, туган туфрагына юлны өзми, Сабан туена, башка бәйрәмнәргә дә балалары белән кайтып йөри.

Армиядә Азат Мансур улы минем взвод командирым булды. Хәрби хезмәтем узган гасырның 70нче елларына туры килде. Мин Свердловск шәһәренә эләктем. Анда тугыз айга якын булдым, сержантлар әзерләү мәктәбен тәмамладым. Аннары безне Төмән өлкәсенә җибәрделәр. Без хезмәт итә торган батальоннан ерак булмаган урында зур бер татар авылы урнашкан иде. Солдатлар арасында да Ульяновск, Пенза, Самара татарлары күп иде. Урал татарлары яшәгән авыл янына эләккәнгә барыбыз да бик сөендек. Азат Хәсәнов батальонга Чиләбе шәһәрендәге хәрби академияне тәмамлап килгән иде. Аны шунда ук взвод командиры итеп куйдылар. Бераз вакыт үткәч, мин аңа, җаен туры китереп, татарча эндәшә башладым. Аннары гел туган телебездә сөйләшүгә күчтек. Үзем дә отделение командиры итеп билгеләндем. Азат - бик нык татар җанлы кеше иде. Дустымның өендә дә еш булырга туры килде. Бер дә онытасым юк - тальян гармунда шулкадәр моңлы итеп татар җырларын башкара, аңа хатыны Фәйрүзә дә кушыла иде.

Армиядә Азат Мансур улы мине һәрвакыт үз канаты астына ала торган иде, аның булышлыгы белән хәрби чиным да батальон командиры урынбасары дәрәҗәсенә җитте. Хезмәтемне тәмамлап, туган якларыма кайткач та, Азат белән һәрдаим аралашып тордык.

1980 елларда Азатны Совет армиясе составында Әфганстанга җибәргәннәрен белдем. Анда да ул батальон командиры булган, каты бәрелешләрдә катнашкан. 1988 елда Азат җитәкләгән батальонга зур кишлакны бандитлардан азат итү заданиесе бирелә. Егетләргә артка чигенмәскә, ярдәм килгәнне көтәргә боералар. Сугыш ун сәгатьтән артык бара. Яраланулар, үлемнәр дә күп була. Азат Хәсәнов та, башына пуля тиеп, шушы бәрелештә һәлак була.

Сугышчан дустымның вафатына да инде 30 ел гомер үткән. Милли җанлы, курку белмәс офицерны әле хәзер дә сагынам, истәлеге алдында башымны иям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев