Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милек салымын түләү срогы – 1 декабрьгә кадәр

Федераль салым хезмәте физик затларга милек, җир һәм транспорт салымын исәпләү эшен май аеннан башлаган иде. Түләү турында белдерү кәгазьләрен адреслар буенча җибәрү октябрьдә төгәлләнәчәк. Салым хезмәте сайтында «Налог на имущество физических лиц 2016» дигән махсус бүлек ачылды. Онлайн-сервистагы салым калькуляторы аша һәр кеше үзенең күпме түләячәген исәпләп карый ала....

Федераль салым хезмәте физик затларга милек, җир һәм транспорт салымын исәпләү эшен май аеннан башлаган иде. Түләү турында белдерү кәгазьләрен адреслар буенча җибәрү октябрьдә төгәлләнәчәк.

Салым хезмәте сайтында «Налог на имущество физических лиц 2016» дигән махсус бүлек ачылды. Онлайн-сервистагы салым калькуляторы аша һәр кеше үзенең күпме түләячәген исәпләп карый ала. Моның өчен милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, мәйданын, салым күләмен белергә кирәк.

Шәхси кабинетта теркәлгән гражданнарга салым турында белдерү кәгазе электрон юл белән җибәрелә. Бу сервис аша акча түләргә дә була. Салым турында белдерү кәгазендә төгәлсезлекләр бар икән, бу турыда салым органына хәбәр итәргә кирәк.

Милек салымын түләү срогы быел озынайтылды, ул 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 9нчы районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев