Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә чүпне сортларга аерып җыйдылар һәм икенчел эшкәртүгә җибәрделәр

Узган атнаның шимбәсендә Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләр Иске Җирекле буасы һәм Мәләкәс елгасы ярларыннан 183 капчык чүп җыйдылар. Өмәдә мәктәп укытучылары Юрий Васильев һәм Валентин Артемьев җитәкчелегендә уннан артык укучы, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре, Иске Җирекле мәдәният йортында эшләүчеләр һәм авыл кешеләре катнашты. Барлык җыелган чүпнең 60 капчыгын өмәчеләр сортларга...

Узган атнаның шимбәсендә Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләр Иске Җирекле буасы һәм Мәләкәс елгасы ярларыннан 183 капчык чүп җыйдылар. Өмәдә мәктәп укытучылары Юрий Васильев һәм Валентин Артемьев җитәкчелегендә уннан артык укучы, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре, Иске Җирекле мәдәният йортында эшләүчеләр һәм авыл кешеләре катнашты. Барлык җыелган чүпнең 60 капчыгын өмәчеләр сортларга аерып, икенчел эшкәртүгә җибәрделәр. «Мондый гамәл быел беренче тапкыр башкарылды. Безнең максат - полигонга җибәрелә торган чүпне киметеп, атмосфера һавасын пычратуны да киметү», - ди акцияне оештыручы, үзе дә Мәләкәстә яшәүче Эльвира Вәлиева. Чүпне салу өчен капчыклар белән, ташу өчен техника белән ярдәм итүчеләргә - Мәләкәстән Григорий Михайловка, Чаллыдан Гүзәл Красноперовага, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка Эльвира рәхмәтен белдерә. «Мәләкәс елгасы буенда җыештырасы бик күп әле. 3 май көнне бу эшкә Чаллыдан волонтерларны да чакырырга планлаштырабыз. Бу изге эшкә авылдашларны да чакырып калабыз», - ди Эльвира Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев