10 октябрьдә умыртка сөяген сындырган Круглое Поле мәктәбенең 7нче сыйныфы укучысы бүген Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана. «Бүген кызымның хәле тотрыклыланып килә. Әкренләп аягына баса башлады, ләкин әлегә утырып торырга ярамый. Палатасы шәфкать туташлары бүлмәсе каршында гына, аларга рәхмәт, баланы бер мизгелгә дә күздән җибәрмиләр», - диде безгә кызның әнисе...
10 октябрьдә умыртка сөяген сындырган Круглое Поле мәктәбенең 7нче сыйныфы укучысы бүген Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана. «Бүген кызымның хәле тотрыклыланып килә. Әкренләп аягына баса башлады, ләкин әлегә утырып торырга ярамый. Палатасы шәфкать туташлары бүлмәсе каршында гына, аларга рәхмәт, баланы бер мизгелгә дә күздән җибәрмиләр», - диде безгә кызның әнисе Раилә Ильина. Аның сөйләвенчә, бәхетсезлек очрагы мәктәптә килеп чыга. «Кызымны үзеннән зуррак малай этеп җибәргән һәм ул бәрелгән. Мәктәптән кайтканда ул үги әтисенә шалтыратып, үзенең авыртуын әйткән. Үги әтисе аны Кама балалар медицина үзәгенә алып киткән. Анда дәва биреп, өйгә җибәргәннәр. 14 октябрьдә төнлә кызым сулыш ала алмыйм дип уянгач, кабат больницага алып киттек. Табиблар умыртка сөягенең күкрәк өлешендә компрессион сыну дигән диагноз куйдылар. Шул көннән бирле ул больницада», - дип аңлатты ул.
Әлеге очрак буенча аңлатма бирүләрен сорап, без мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Кызганычка каршы, алардан җавап алу мөмкин булмады. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Гыйльманова комментрий бирмим дип, трубканы куйды.
Кызның әнисе Раилә Ильинаның әйтүенчә, ул бу эш буенча тикшерү комитетына да чыккан. Тикшерү комитетының район буенча бүлегендә җавап бирүләренчә, әлеге хәл буенча җинаять эше ачылмаган, эш полициягә җибәрелгән. Электрон матбугатта әлеге хәл турында хәбәр таралгач, район прокуратурасы да тикшерү башлаган. «Без тикшерүгә 23 октябрьдә, дүшәмбе көнне, керештек. Әлегә ул дәвам итә. Нәтиҗәләр турында хәзергә берни дә әйтә алмыйм», - дип белдерде бу уңайдан прокурор ярдәмчесе Раилә Әхәтова.
«Мин баламның исән-сау терелүен, аякка басуын һәм башкалар белән мондый хәл кабатланмавын гына телим», - диде безгә кызның әнисе Раилә Ильина.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев