Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп җылынды

Газетабызның узган елгы 23 декабрь санында басылган "Мәктәп кайчан җылыныр?" дигән язмада Яңа поселогы мәктәбенең бик салкын булуы турында бәян иткән идек. Бүген биредә хәлләр ничек тора, каникуллардан соң балалар җылы кабинетларга килү бәхетенә ирешкәнме - шушы сораулар белән без бинада ремонт эшләре үткәргән "Тукай җылылык-газ оешмасы" директоры Вахит Насыйбуллинга...

Газетабызның узган елгы 23 декабрь санында басылган "Мәктәп кайчан җылыныр?" дигән язмада Яңа поселогы мәктәбенең бик салкын булуы турында бәян иткән идек. Бүген биредә хәлләр ничек тора, каникуллардан соң балалар җылы кабинетларга килү бәхетенә ирешкәнме - шушы сораулар белән без бинада ремонт эшләре үткәргән "Тукай җылылык-газ оешмасы" директоры Вахит Насыйбуллинга мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, батареяларның җылынмау сәбәбе торба эченнән үтә торган суга кайчандыр мазут салынуда булган. Әлеге матдә торбаның стеналарына сыланып, диаметрын киметкән, кайбер урыннарда тыгылып, су йөрешенең бөтенләй тукталуына китергән. Хәзер мәктәп эчендәге һәм җылылык казанына тоташкан торбалар чистартылган. Мәктәп директоры Александр Майоров сүзләренә караганда, бүген бинадагы батареялар кайнар. Каникулдан соң балаларны җылылык температурасы 17-18 градус булган кабинетлар каршы алган. Тагын да җылынуга иске тәрәзәләрдән, ремонт таләп ителгән башка урыннардан җил өрү генә комачаулый. Җәен капиталь ремонт үткәрелеп, бу җитешсезлекләр дә бетәр дип өметләнә мәктәп коллективы.

Поселокның балалар бакчасы да шушы ук казаннан җылытыла. Мәктәптәге кебек хәл анда да кабатланмасын өчен "Тукай җылылык-газ оешмасы" киләчәктә анда да торбаларны чистартырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев