Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итәләр

Бу атна дәвамында районда мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итү буенча махсус комиссия эшли. Мәгариф учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлеген күзәтчелек эшчәнлеге, роспотребнадзор, гадәттән тыш хәлләр, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тикшерә. Рейд барышында эвакуация юлларының торышына, аларның янмый торган материаллардан эшләнгән булуына, янгынга каршы автоматиканың төзеклегенә, аларның ай...

Бу атна дәвамында районда мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына кабул итү буенча махсус комиссия эшли. Мәгариф учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлеген күзәтчелек эшчәнлеге, роспотребнадзор, гадәттән тыш хәлләр, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тикшерә. Рейд барышында эвакуация юлларының торышына, аларның янмый торган материаллардан эшләнгән булуына, янгынга каршы автоматиканың төзеклегенә, аларның ай саен техник яктан тикшерелеп торуына, электр челтәрләренең каралган һәм ышанычлы булуына, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы персоналның өйрәнүләр үтүенә игътибар бирелә. Бу елның яңалыгы - бинада төтен яки ут чыга башлауга ук бу автоматик система аша хәбәр 01 хезмәтенә килеп җитәргә тиеш. Барлык мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына стрелец-мониторинг дигән шушы системаның көйләнгән булуы шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев