Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният йортында бәйрәм

Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән "Татар халык ашларына мәдхия"конкурсы катнашучыларны Сәмәкәй мәдәният йортына җыйды.Кунакларны "Зиләйлүк"фольклор коллективы үзләренең матур җырлары белән каршылый.Мәдәният йортында ,нәкъ татар өйләрендә генә була торган, илаһи бер җылылык хөкем сөрә.Биредә бүген бәйрәм- чын,милли бәйрәм.Татар халык ашларына мәдхия. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су...

Татарның күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән "Татар халык ашларына мәдхия"конкурсы катнашучыларны Сәмәкәй мәдәният йортына җыйды.Кунакларны "Зиләйлүк"фольклор коллективы үзләренең матур җырлары белән каршылый.Мәдәният йортында ,нәкъ татар өйләрендә генә була торган, илаһи бер җылылык хөкем сөрә.Биредә бүген бәйрәм- чын,милли бәйрәм.Татар халык ашларына мәдхия. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган. Карагыз әле,бүгенге бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк.Ерак араларны якын итеп килгән кунаклар,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә , мул табын әзерләнгән.Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләр куелган.Ә хуҗалар ,татар халык ризыкларын бик матур бер йола-бәби чәенә бәйләп күрсәттеләр.
Өй бала исе белән тулган! Шундый саф, җылы, башны әйләндерә торган татлы бер ис ул! Дәү әнием аны фәрештә исе дия торган иде. Иелеп бала биләгән, нарасыен күкрәгенә кыскан һәр ана өчен таныш бу кадерле ис…
Әнә, түргә бишек эленгән, анда мыш-мыш бала йоклый. Чигүле тәрәзә пәрдәләре, карават өслекләре, чәчәкле өстәл япмасы… барысы да сандыктан чыккан бүген. Ләгән белән комган да әзер. Түрдәге ялкынсу кызыл яраннар да аерым бер яктылык белән балкып көлеп утыралар. Баласы туганына сөенгән әни кеше әрле-бирле йөри, изге теләкле ике дәү әни бишек янында бөтерелә. Ул да түгел кызыл шакмаклы киндер тастымалга бәби күчтәнәче төреп тоткан күрше-күлән, әбиләр хәл белергә керә.Һәр берсе үзе алып килгән ризыгын мактый ,мактый өстәлгә куя.Ә аннан сүз, килгән кунакларга бирелә.Нинди генә ризыклар юк анда,чәк-чәк,гөбәдия,өчпочмак,бәлеш,бәрәңге һәм тары кыстыбые,һәм бәби ашына мәхсус пешерелә торган әлбә дә бар.
Һәр бер ризыкны мактый-мактый чәй эчкәннән соң,рәхәтләнеп татар халык уеннары оештырылды,биюләре биелде,җырлары җырланды.Кунаклар бәйрәмнәнән зур кәнәгатьләнү һәм горурлык белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев