Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният өлкәсендә 41 ел

Гөлбостан апаны мин китапханәдә эшләгән чорыннан ук беләм. Ул безгә кызыклы, мавыктыргыч кичәләр оештырды. Китапка мәхәббәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр бездә. Шуңа да үзем дә китапханәче һөнәрен сайладым. Гөлбостан апа миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да үз киңәшләрен бирә иде. Аңламаган сорауларым булса, тизрәк аңа шалтырата идем.

Гөлбостан Кәшбелова - Күзкәй авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан берьеллык хореография курсында укый. Аны бетергәч, Минзәлә мәдәният йортына методист булып кайта. Анда бер ел эшли. 1967 елда Калмия авылы егете Назыйфка кияүгә чыга. Килен булып төшкәч, Калмия мәдәният йортында эшли башлый. Бер ел эшләгәннән соң, мәктәпкә китапханәче-лаборант булып керә. Аннары ул Алабуга мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлап, Калмиянең авыл китапханәсендә эшли башлый һәм шуннан бирле 41 ел шушы хезмәттә булды. Ихлас күңелен биреп, иҗади эшли белүе белән аерылып тора иде ул. Ул чорда авыл советы депутаты итеп тә сайланды Гөлбостан апа. Авылдашларын зурлап, алар өчен нинди генә чаралар үткәрмәде: язучылар белән очрашулар, кайнана һәм килен, балага исем кушу, урам бәйрәме, орчык бәйрәме, алтын, көмеш туйлар, никахлашу тантаналары... Мәдәни чараларны санап бетермәле түгел. 25 ел буе авыл хезмәткәрләрен лаеклы ялга озату тантанасын үткәреп килде. Ә бит мондый кичәләрнең сценариен язганчы тантана ияләренең өйләрендә буласы, мәгълүмат туплыйсы, аларны тәртипләп, күңелләрне кузгатырлык итеп кысага саласы бар. Күпме эзләнү, йөрәк җылысы, үз эшеңне ярату кирәктер моның өчен. Әле алай гына түгел, ул төзегән сценарийларның 2се методик кулланмага кертелде. Гөлбостан ханымның намуслы, тырыш хезмәте югары бәяләнде - ул хезмәт ветераны, мәдәният министрлыгы тарафыннан күпсанлы мактау кәгазьләре, дипломнар белән дә бүләкләнгән. Барысы да беренче карашка гади генә күренгән китапханәче хезмәтен олылап бирелгән.

Хәзер дә «Киңәш» ветераннар клубы рәисе булып тора. Клуб авылда һәрвакыт актив.

Гөлбостан апа Назыйф абый белән 3 кыз үстерделәр, 4 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Инде алтын туйларына якынлашып киләләр. Мөгаен, иң бәхетле парлар гына шулай алтын туйны бәйрәм итәләрдер. Киләчәктә дә шулай матур яшәсеннәр, саулык-сәламәтлек белән гомер кичерсеннәр, балаларының игелеген күрергә насыйп булсын дип телибез аларга.

Энҗе Галиәхмәтова,
Калмия китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев