Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәдәни көз» истә калырлык булды

Мәктәпләрдә икенче чирек башланды. Каникуллар вакытында балалар туйганчы йоклап, төрле чараларда катнашып, ял итеп, көч туплап, яңадан парта артларына утырдылар. Биклән мәктәбе укучылары өчен быелгы көзге каникул күңелле дә, файдалы да, истә калырлык та булды. Алар Тукай районы делегациясе составында «Мәдәни көз» проекты кысаларында үткәрелгән сәяхәттә булып кайттылар.

Ул көнне Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры республиканың 11 районыннан җыелган 400дән артык бала белән шыгрым тулы иде. Алар өчен Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре күрсәтелде. Артистларның искиткеч җанга үтеп керерлек итеп уйнаулары, сәхнә бизәлеше, сәхнәдә уйнап утыручы оркестр чыгышы, еш ишетеп торган «Каз канаты» җырының да бөтенләй башкача яңгырашы, театрдагы мохит берәүне дә битараф калдырмады.

Без авылдагы мәдәният йортында үткәрелгән һәрбер концерттан, спектакльдан соң артистларга, оештыручыларга рәхмәт әйтергә, уңышлар теләргә гадәтләнгән. Монда да сәхнәгә йөгереп чыгудан үз-үземне чак тыеп калдым. Һәр артистны, оештыручыны кочаклап рәхмәт әйтәсем, уңышлар телисем килде. Без Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына шушы проектны оештырган өчен, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларына әлеге проектка кушылганнары өчен, Тукай районы администрациясенә Казанга бару өчен транспорт чыгымнарын үз өстенә алган өчен, мәгариф идарәсенә барысын да җиренә җиткереп оештырганы өчен, балаларга шундый мөмкинлек биргән өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Балалар белән эшләүдә шактый тәҗрибә туплаган кеше буларак, уйланып утырдым. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк. Әле безнең балаларга театрның тормыштан үзгәрәк башка сихри дөнья икәнен аңлатасыбыз, анда үз-үзеңне тоту, театрга киенү кагыйдәләрен яхшылап төшендерәсебез бар икән. Моны киемне салып куяр урын да булмаган авыл клубында гына өйрәтеп булмый.

Милли театрларыбыз эшләп торганда, аларны карауны пропагандалап торганда, телебез яшәр, иншалла.

Роза Әхмәтҗанова,
Биклән урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Фото Биклән урта мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев