Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май чабуга – Минзәлә районына

Мәләкәслеләр дә язны җыр, бию, уен-көлке белән каршы алды.

Бәйрәмебезне Яз кызы һәм Кыш бабай ямьләде. Май чабу коймагы, кайнар чәй белән белән сыйланып кына калмадык, бик күп уеннар да оештырдык. Теләүчеләр бизәкле чиләкләрен көянтәгә асып, кар ташыдылар. Биш кеше бер чаңгыга басып узышты. Аркан тарту, озын бау аша сикерү уеннары бик мавыктыргыч үтте. 
Ахырдан Карачкыны яндырдык – ягъни «чирләр»не, «усаллык», «комсызлык» кебек начар сыйфатларны үзебездән кудык.
Ә шимбә көнне безнең «Питрау» үрнәк балалар фольклор коллективы һәм «Питрау» урта яшьтәгеләр фольклор коллективы Минзәлә районы Кадрәк авылында Май чабу бәйрәмендә кунакта булды. 

Лидия Фәртдинова.
/ Фото Лидия Фәртдиновадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев