Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Май бәйрәмнәрендә табиблар ничек эшләячәк

Алда озын яллар. Әмма авыру сорап тормый. Бәйрәм көннәрендә хасталап китсәң, кая барырга, медицина учреждениеләре ничек эшли? Шушы сораулар белән район больницасына мөрәҗәгать иттек. «Май бәйрәмнәрендә район больницасында тәүлек буена дежур табиблар эшләячәк. 2 майда поликлиникада терапевт, балалар табибы, акушер-гинеколог кабул итә. 4, 11 майда шушы ук белгечләр һәм хирург...

Алда озын яллар. Әмма авыру сорап тормый. Бәйрәм көннәрендә хасталап китсәң, кая барырга, медицина учреждениеләре ничек эшли? Шушы сораулар белән район больницасына мөрәҗәгать иттек. «Май бәйрәмнәрендә район больницасында тәүлек буена дежур табиблар эшләячәк. 2 майда поликлиникада терапевт, балалар табибы, акушер-гинеколог кабул итә. 4, 11 майда шушы ук белгечләр һәм хирург дежур торачак», - дип аңлатты безгә район больницасы баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наилә Гессер. Наилә Камил кызы авылларда ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда фельдшерларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Авыруның хәле авыр булганда ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Инфаркт, инсульт очраклары булганда кеше гомерен саклап калуда һәр минут кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев